Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:10

Чуашстанның Тукай авылында капка ачылды. Танылган галим һәм милли хәрәкәт идеологы Илдус Әмирхан, әлеге капканы “иман капкасы, моның фәлсәфәсе бик тирән” дип аңлатты.

Тукай авылы хакында бүген татар матбугатында да, Чуашстан газетларында да, интернеттагы сәхифәләрдә еш язалар. islamrt сәхифәсенең күптән түгел генә, Чуашстанда “татар мәхәллә феномены” дип язып чыгуы, шушы Тукай авылына бәйле инде. Язарлык һәм гыйбрәтләнерлек хәлләр булып ята Тукай авылында.

Менә, татар дөньясына Тукай үзенең тагын бер яңалыгы белән үрнәк күрсәтте: зур итеп, тантаналы рәвештә тукайлылар авыл капкасын ачтылар. Авылдагы эшмәкәр һәм иҗтимагый киңәшмә әгъзасы Рәфис Айсин “Азатлык” ка болай аңлатты: “Элек безнең авылга борыла торган юл өстендә Тукай дигән бер кечкенә генә язу да юк иде. Башта авылдагы иҗтимагый киңәшмә шуны хәл итте. Аннары менә авыл капкасына тотындык”.

Казан газетлары Тукайга мәдхия укый

“Ватаным Татарстан” газеты да Тукайдагы чара хакында болай дип язды: “Аякларына нык басып тора, киләчәккә өмет белән карый тукайлылар. Мондый күркәм авыл капкасы булдырулары да шуның бер мисалы. Үз авылының исемен дөрес, матур итеп язуның да бер үрнәге бу вакыйга. Югыйсә, Башкортстандагы татар авылларының исемнәрен тегеләй-болай үзгәртәләр, дип матбугатта күпме шау-шу булды. Хәер, үзебезнең Татарстанда да кайбер авыл исемнәрен берничә төрле язу очраклары күзәтелә. Менә болай авыл капкасы ясап авыл исемеңне мәңгеләштерәсең икән, ялгышу-хаталарга урын калмый. Кыскасы, халык үз авылының исеме ничек язылуга, аны кайда язуларына битараф булмаска тиеш.”


Казанда нәшер ителә торган халыкчан һәм популяр матбага - “Безең гәҗит” баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, Тукайда булганнан соң, болай дип язып чыкты: “Басу капкасын ачу тантанасына кайттым бит. 280 мең сумга төшереп авылга керү-чыгу юлында махсус стелла – авыл символы урнаштырылган.

“Нинди тамга, нинди һәйкәл?! Бүгенге кризис чорында”, дияр кемдер. Монда алай уйламыйлар. Сүз башындагы гореф-гадәтләргә тугры калып яшиләр. Басу капкасы элек-электән изге саналган. Туры сукмаклардан түгел, урау булса да читкә киткәндә басу капкасыннан чыкканнар. Шунда утырып дога кылганнар, исән-имин әйләнеп кайтканнан соң, Аллаһыга рәхмәт укып, капка төбендә тагын догага кул күтәрелгән...”

“Ирек мәйданы” газетына биргән әңгәмәсендә, Тукай авылы Иҗтимагый киңәшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров бу уңайдан болай дип белдерде: “Авыл капкасы электән үк гадәти күренеш. Һәр өйнең үз ишеге, капкасы, ихатасы булган кебек, авылның да чикләре билгеләнергә тиеш. Авыл капкасы татарларда гына сакланды. Хәзер Тукайга кунакка килүчеләрне ул ерактан ук каршы алачак.”
Ватан кайдан башлана?

Тукай авылы капкасын ачу тантанасына, авыл халкыннан тыш, кунаклар да шактый килгән иде. Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов, Чуашстан казые Сәедзадә хәзрәт Гыймаев, Тукай авылы урнашкан Комсомол районы башлыгы Геннадий Волков, Казан журналистлары һәм көтелгән кунак, Казандагы “Әмирхания” рухи-мәгърифәтчелек вакыфы рәисе Илдус Әмирхан…

Тантанага төсмерне Геннадий Волков бирде. Ул, Ватан ниндидер иксез-чиксез, абстракт әйбер түгел ул, Ватан ул авыл капкаларыннан башлана, дип сөйләде. Аның бу сүзен башка чыгыш ясаучылар да җөпләп алды. Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов: “Капкасыз йорт турында аның яныннан үтүчеләр, биредә булдыксыз хуҗа яши, дип китә. Гаиләдә аңлашу булганда гына, капкага чират җитә”, диде.


“Иман капкасы”

Авыл капкасы төшенчәсе татарлар яшәгән күп җирләрдә онытылып барганда, Тукай зурлап капка төзеде. Кайберәүләр, аны гади стелла итеп күрсә дә, тукайлылар сүзенә караганда, бу чит-ят халык арасында үз җиреңе, үз мәдәниятеңнең чикләрен билгеләп кую. Бу капканы Тукай Иҗтимагый киңәшмәсе, матур бер билге итеп кенә ясамаган. Капка алты баганадан гыйбарәт, бу алты багана иманның алты шартын аңлата.

Алар өстендә торган алты лалә чәчәге исламның биш шартын сурәтли. Ә инде, капканы ай “очлап куя” – монысы төрки-татарлык символы. Моннан тыш, иң югарыга, капканың бер ягына гарәпчә “Аллаһ”, икенче ягына “Мөхәммәд” дип язылган. Капканың авылга керә торган ягына Нух пәйгамбәр догасы уеп язылган. Капканың икенче ягында исә, матур итеп, ана телендә “Хәерле юл” дип уелган. Әлеге капканың тагын бер үзенчәлеге, ул да булса, авылга кереш ягында “Тукай” дип татарча, кирилл хәрефләрендә язу (урысча авыл исеме Токаево), икенче ягына латин хәрефләре белән “TUKAI” дип зур итеп язып куелган.

Әлеге капканың шундый тирән символизмнар белән бирелүен, танылган галим һәм хәзерге чордагы татар мәхәлләсе концепцияләрен төзүче мәгърифәтче Илдус Әмирхан “Иман капкасы” дип атады. Моннан тыш, Илдус әфәнде тантанада чыгыш ясап, әлбәттә тәүдә авылдагы мәхәллә тормышы белән танышкач, Тукайны Русия кануннарына нигезләнеп, мәхәллә булып яшәүнең үрнәге дип атады.

Тантана алдыннан, капка янында корбан да чалынды. Авыл иҗтимагый киңәшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров, җыелган халыкка, бу урында гөнаһлы гамәлләр кылуның ярамаганлыгын. ә бәлки, туйларда, башка тантаналарда фотоларга төшәрлек бер урын булуын аңлатты. Соңыннан, “Иман капкасы” баганалары арасына басып, кунаклар фотога төштеләр.

Тукайда латин гамәлдә

Утырыш

Тантана моның белән генә тәмамланмады. Авыл мәктәбендә, авыл иҗтимагый киңәшмәсенең киңәйтелгән утырышы булды. Әлеге чарага рәсми җитәкчеләр дә, тирә яктагы башка татар авыллары вәкилләре дә чакырылган иде. Әлбәттә, җыелышта авыл аксакаллары “дилбегәне тотты”. Сүз, иҗтимагый киңәшмә һәм рәсми органнар белән уртак хезмәттәшлек турында барды. Район җитәкчесе дә, башка чыгыш ясаучылар да, иҗтимагый киңәшмә белән җирле үзидарәләрнең уртак хезмәттәшлегенең бар якка да файдалы икәнлеге сөйләделәр.

Әлеге чараларда катнашкан һәм үзе дә бик дәртләнеп, Тукайны башка татар авылларына да, бигрәк тә Татарстандагыларга өйрәнәсе иде дип чыгыш ясаган танылган журналист Илфат Фәйзархманов, соңрак үз басмасында болай нәтиҗә ясады: “Бу авылга тагын барырга кайчан насыйп итәр икән дип, очрашу мизгелләрен көтеп яшим. Әлегә шуны гына әйтәм: биредә чын мәгънәсендә Ислам социализмын булдырганнар”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG