Accessibility links

Башкортстан язучылары бәйрәм итте


Башкортстан Язучылар берлеге оештырылуга — 75, Мостай Кәримнең тууына 90 ел уңаеннан чаралар узды.

Башкортстан Язучылар берлеге юбилеен төзекләндерелгән бинада каршы алды. Төзекләндерелгәннән соң аны ачу чарасы узды. Язучылар берлеге юбилее һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 90 еллыгы чаралары бер-бер артлы үтте.

Аларда Татарстаннан, Чувашстан, Мари Эл, Дагстаннан килгән кунаклар катнашты. Татарстаннан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов һәм шагыйрь Ринат Харис килгән иде.
XS
SM
MD
LG