Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимовның спикер булуы ихтимал


“Бердәм Русия” фиркасе башлыгы яңартылуы төрле фаразларга сәбәпче булды.

“Бердәм Русия” фиркасе бүлекчәсе җитәкчесе Энгельс Колмөхәммәтов урыныннан китеп, аның урынына Башкортстан Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев сайланды.

Бу төрле фаразларга сәбәпче булды. Берәүләр, Энгельс Көлмөхәммәтов фирка Башкортстанда күп тавыш җыя алмаганы өчен бушатылды дисә, икенчеләр моны Радий Хәбиров белән бәйли. Эш шунда, Энгельс Колмөхәммәтов Радий Хәбировны фиркадән чыгарган иде. Ләкин фирканең Мәскәүдәге җитәкчеләре аны кабат әгъза итеп кайтарды.

“Газета.Ру” сәхифәсе Энгельс Колмөхәммәтовның бушатылуын Радий Хәбировның шул вакыйгалар өчен сабак дип ирештерде.
Дәүләт җыелышы рәисенең фирка бүлекчәсен җитәкләвен интернетның “Башнюс” сәхифәсе моны спикер алыштырылачак дип фаразлый. Аңа караганда, Мортаза Рәхимов вазыйфасыннан киткәч спикер булуы ихтимал.
XS
SM
MD
LG