Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ректор: “Казан университеты” куштырнак эчендә кала


Мәгъзүм Сәлахов
Мәгъзүм Сәлахов

Университет ректоры Мәгъзүм Сәлахов студентларны, укытучыларны “үзгәртеп корулардан сезгә зыян булмый”, дип тынычландырды.

Казан дәүләт университетын федераль уку йортына әйләндерү турында Русия президенты Дмитрий Медведев боерыгы чыккач, студентлар арасында шау-шу купты. Ленин һәйкәле янында студентлар каршылык чарасы да оештырып карады. Әмма университетның күренекле студенты Володя Ульянов-Ленин кебек кыюлары табылмады.

Казан Түбән Новгордны җиңде

Университет ректоры Сәлахов сүзләренчә, уку йортына федераль дәрәҗә бирү боерыгын алар көтеп алган, аның өчен озак көрәшкән. Бу дәрәҗәне Түбән Новгород университетының да алу мөмкинлеге булган. Әмма Универсиаданың Казанда үтүе, Татарстан җитәкчеләренең тырышлыгы зур роль уйнаган. “Аннан моны Медведев үзе хәл итте”, ди КДУ ректоры.

Уку йортының федераль дәрәҗә алуы университет өчен файдага гына, ди җитәкчеләр. Чөнки Универсиада корылмалары, аерым алганда кунакханәләр уку йортының тулай торакларына әйләнәчәк. Димәк, студентлар өчен торак мәсьәләсе уңай хәл ителә. “Бер бүлмәдә өчәү торганнар икегә, дүртлеләр өч кешелеккә кала ”, ди җитәкчеләр.

“5 ел эчендә 7,5 миллиард сум акча бирәчәкләр. Берничә бина салачакбыз. Химиклар бинасын 10 мең квадрат метрга зурайтабыз. Көнчыгыш телләрен өйрәнү факультетына да өстәмә бина төзү каралган. Профсоюз урамында шулай ук төзелешләр булыр дип уйлыйбыз”, ди Мәгъзүм Сәлахов.

Кем-кемгә кушыла?

Идел буе федераль университеты Казан дәүләт университеты базасында оеша. Казан дәүләт финанс-икътисад институты һәм татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты КДУ-га кушылуы хәл ителгән инде. Бу кушылу студентларның укуында үзгәрешләр китереп чыгармас дип ышандыра ректор. Әмма хәзер өч уку йорты студентлары да бер үк диплом ала, педагогика университетында яки Казан университетында укуның аермасы булмый. Ләкин студентларның степендияләре, түләүсез уку урыннары үсми, бер-ике елда уку өчен түләү дә артмас дип көтелә. Шулай ук Казан университетыннан кала башка уку йортларында студентлар кабул итү кимер дип көтелә.

Татар дәүләт педагогика университетын Казан университетына кушу ныклы белемле укытучылар әзерләү өчен эшләнә. “Чөнки хәзер бу зур проблемага әйләнде. Авыл һәм шәһәр укытучысы арасында зур аерма бар. Элек алай түгел иде”, ди Сәлахов.

Әмма федераль университетка әйләнүнең уңай яклары белән бергә тискәре яклары да бар. Ректор сөйләвенчә, дәүләт уку йортларының филиалларын юк итәргә тели. Ә Казан университетының Чаллы һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә бүлекләре бар. Әмма Яшел Үзән бүлеген тоту соңгы елларда кыенлашкан, чөнки Татарстан хөкүмәте моңа акча бүлеп бирми. Быел анда татар теле бүлегенә студентлар да ташкын булып килмәгән.

Студентлар да, укытучылар мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр Казан университетының брендын, дәрәҗәсен төшерер дип уйлый. Сәлахов исә “Казан университеты” дигән сүз куштырнаклар эчендә кала ди. Аның белдерүенчә, университет Казан Император университеты дип тә аталган. Әмма Казан университеты дигән сүз һәрвакыт сакланган, ди ректор.

Университет федераль дәрәҗәгә күтәрелгәч, аның ректорын Русия премьер–министры Владимир Путин сайлап куячак. Журналистика факультеты мөгаллиме Илһам Фәттахов моны “Бердәм Русия” фиркасенең сәяси мәнфәгатьләрен кайгырту өчен ныгытма әзерләү дип саный.

“Мисал итеп Кытайдагы 100 университетны әйтеп була. Русия реформаларны шулар үрнәгендә ясый. Бу үзгәрешләр уңай булыр, чөнки бездә һәр үзгәреш әйбәт башлана”, ди Фәттахов.

Университет мөгаллиме Гафур Сөнгәтов та үзгәрешләрне уңай кабул итә. “Фәнни-тикшеренү эшләре, укыту өчен уңай үзгәрешләр көтелә”, ди ул. Әмма Сөнгәтов үзгәртеп корулар вакытында татар дәүләт һуманитар-педагогика университетында татар төркемнәрен саклап калырга кирәклеген искәртә.

Илһам Фәттахов исә татар дәүләт һуманитар-педагогика университетын бетерү – татар мәгарифенә китереп сугу дип саный. “Казанда татар сүзенә башланган университетлар калмады инде”, ди Фәттахов.
XS
SM
MD
LG