Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ющенко сайлау көрәшенә кушылды


Виктор Ющенко президент сайлауларында катнашу турында Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тапшырды. Ющенко - үз-үзен күрсәткән нәмзәт, аның тарафдарлары, бу рәвешле Ющенко күбрәк иҗтимагый оешмаларның яклавын казаныр, дип өметләнә.

"Интерфакс" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы мәйданда әфлисүн төсендәге байраклар белән меңләрчә кеше җыелган. Алар “Ющенко - безнең президент!” дигән шигарь күтәреп торган.

Шулай ук, сайлауларда премьер-министр Юлия Тимошенко һәм Төбәкләр фиркасе башлыгы Виктор Янукович катнашырга теләк белдерде.

Украина президенты сайлауларында катнашырга җыенган 5 нәмзәт теркәлгән инде.
XS
SM
MD
LG