Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:36

Чехия Конституция мәхкәмәсе Лиссабон килешүен тикшерә


Бүген мәхкәмә, Лиссабон килешүе илнең кануннарына туры килү-килмәү мәсьәләсен карый башлаячак. Бу килешү нигезендә Европа Берлеге идарә оешмалары үзгәртеп корылырга тиеш.

Конституция мәхкәмәсенә 17 сенатор мөрәҗәгать иткән, алар бу Лиссабон килешүе илнең суверенитетына зыян сала дип санаган. Мәхкәмәнең кайчан карар чыгаруы билгесез.

Чехия - Европада Лиссабон килешүен расламаган бердәнбер ил. Ил парламенты аңа хуплау белдерсә дә, президент аны имзаламады. Европа Берлеге җитәкчелеге, килешүне ратификацияләү быел тәмамланыр дип өметләнә.

XS
SM
MD
LG