Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салисә Гәрәева - милләт кызы


Шагыйрәнең юбилее уңаеннан иҗат кичәсе үтте.

Салисә Гәрәеваның юбилей кичәсенә шагыйрәне котларга бик күп артистлар, аның туганнары, дуслары җыелган иде. Татарстанның Минзәлә якларында Тулбай авылында туып үсеп, Урал -Чиләбе якларында яшәгән татарларга ул күп еллар хезмәт итә. “Мәдәни җомга” гәзетының баш мөхәррире Зиннур Мансуров Салисә Гәрәева турында, без аны татар халкына яшьли хезмәт иткән милләт кызы дип атыйбыз, диде.

“Сәлисә Гәрәева ул яшьли үзенең милләтенә хезмәт итә башлаган кеше. Урал- Чиләбе дәвере аның зур бер китабын тәшкил итәдер кебек. Шагыйрә Чиләбе телевидениесендә татарча тапшырулар оештыра. Чиләбедә ул Муса Җәлил исемендәге татар-башкорт иҗат берләшмәсен булдыра. Һәм шактый еллар дәвамында шул берләшмә белән җитәкчелек итә, бик күп җирләргә сәфәр кыла.

Күп еллар Чиләбедә хезмәт иткәннән соң, Сәлисә Гәрәева яңадан Казанга кайтып, Казанны яулый. Без аның белән бергә “Мәдәни җомга” газетын нигезләдек, аякка бастырдык. Безгә аның белән бергә бик күп кичәләр үткәрергә насип булды. Ул үзенең шигырьләрен оста итеп, коеп куйган оратор кебек, хатип кебек башкара иде. Без аны татар халкына яшьли хезмәт иткән милләт кызы дип атыйбыз”, диде Зиннур Мансуров.

Шагыйрә юбилей кичәсендә “Елатмагыз әниләрегезне”, “Әнкәм күлмәге”, “Әтием”, “Туган ил” исемле шигырьләрен укыды. “Болгар хатыннары” дигән шигыре алдыннан Салисә Гәрәева: “Казанны алгач, 1552 елда татар киленнәрен, яшь кызларны монастырьләргә кертеп чукындыра башлаганнар.Урыс елъязмачылары, поплары үзләренең елъязмалырына: “Вот какие у них җенщины, они с разбегу ударяются головами о стену монастыря, погибают, но остаются при своей вере” дип язганнар, диде Сәлисә Гәрәева.
XS
SM
MD
LG