Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һәр чуаш хәбәрдар булсын


Татарстандагы Чуаш милли-мәдәни автономиясе рәисе Константин Федоров VII хисап-сайлау конференциясендә әнә шулай дип белдерде. Милли компонентны да кире кайтару ягында ул.

Тәтеш районы Большие Шемякино авылыннан килгән китапханәче Ирина Тимескова хәтсез генә китаплар сатып алды. Конференциядә Чуашстан китап нәшрияты китаплар сатты. Тимескованың конференциягә үз үтенече.

“Чуашстаннан безгә күбрәк матур әдәбият һәм газет-журналлар килсен иде. Аннан без бер генә газет һәм журнал да алмыйбыз. Татарстанда чыккан “Сувар” газетасы гына килә”, ди Тимескова.

Татарстанның Чуаш милли-мәдәни автономиясе рәисе Константин Федоров “Сувар” газетасы хәзер федераль дәрәҗәдәге басма дип әйтергә була, аңа Русиянең бөтен төбәкләрендә дә язылырга мөмкин, дип белдерде. Газетаны Татарстаннан читтә дә алдыручылар бар икән.

Интернет шаукымы башлана


Ә менә Тәтеш районы Кошки-Новотимбаево авылы башлыгы Сергей Гаврилов үзләрендә интернетка керүчеләр күбәйгәнгә бик куана. Интернет Чуашстан, чуашлар дөньсы белән бәйләүче төп чарага әйләнеп бара ди ул. Авылларында 129 йорт бар икән. Шуның 12-се интернетка тоташкан инде.

Гаврилов сүзләренчә, бу хәл авылларда интернет бумының, ягъни шаукымының башы гына икән. Авыл халкы бит күрше алган, миндә дә булырга тиеш дигән язылмаган канун белән яши. Интернетлы да булу Кошки-Новотимбаевога 2009 елда бөтен Татарстанда иң төзек авыл исемен алырга ярдәм иткән. Монда һәр йортка газ да кергән, авылларына асфальт та салынган. Тик менә су белән тәэмин итүдә генә проблемалары бар.

Интернет дигәннән, Тәтеш шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Володар Тимофеев сүзләренчә, компьютер алдыручылар соңгы вакытта бик нык арта икән. Элегрәк үтүк, телевизор яхшы үтсә, хәзер күпләр санак алып кайтып бирмәссеңме дип сорый башлаган. Тимофеев Тәтеш якларын төзелеш өчен пиламатериаллар белән дә тәэмин итеп тора. Шулай да Тәтеш якларында яшәүче чуашлар компьютернең киләчәген аңлый башлаган.

“Мисал өчен, кемдер 20 тонна бәрәңге җыеп ала икән, белдерүне интернетка бирә һәм проблемасы да булмый”, ди Тимофеев. Аның сүзләренчә, чуаш уртак телне чуаш белән тиз таба. Татарстанда яшәсә дә ул күп товарларны Чабаксардан алып кайта икән.

Иң яхшы мәктәп чуашныкы булсын


Константин Федоров
Автономия рәисе Федоров та конференциягә җыелган делегатлар алдында Чаллы шәһәрендә ачылган чуаш балалар бакчасы өчен милли бизәкләр белән чигелгән тәрәзә пәрдәләре тиздән кайтып җитәчәк дип белдерде. Федоров сүзләренчә, киләсе автономиянең яңа җитәкчелеге төп игътибарны мәктәпләргә бирергә тиеш. Компьютерлы, телевизорлы яхшы җиһазланган, милли бизәкләре дә булган иң яхшы мәктәпләр чуашларныкы булсын ди ул.

Бүген республикада 100-дән артык мәктәптә чуаш теле укытыла. Бу мәктәпләр этно-компонентлы булып санала. Автономия рәисе Константин Федоров милли мәгарифнең киләчәге өчен бик борчыла. Милли-мәдәни компонентның бетерелүен дә ул хокукларны кысу ди.

“Компонент тотрыклык һәм киләчәккә ышанычның, милләтләр арасында татулыкның бер таянычы иде. Мин федераль оешмаларның әлеге карары белән килешмим. Бу Русия ватандашларының хокукларын кысу булып тора. Бөтен кешенең дә туган телләрендә уку мөмкинлеге булырга тиеш”, ди Федоров.

Дөрес, конференция резолюциясенә милли компонентны кире кайтару эшләре турында юллар язылмады. Татарстанның Чуаш милли-мәдәни автономиясе VII конференциясе резолюциясенә туган телдә белем бирү, мәдәниятне үстерүгә игътибар бирергә диелгән.

Вакыт яңа елга кадәр генә


Константин Федоров кабат автономия рәисе итеп сайланды. Чуашлар Татарстанда халык саны буенча өченче урынны алып тора. Федоров сүзләренчә, әлегә автономия карарлары һәм эшләре һәр чуашка да барып җитми. Шуңа күрә, яңа елга кадәр һәр авылда, һәр кала һәм салада вәкилләрне булдырырга кирәк ди ул.
XS
SM
MD
LG