Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ленар Сәйфиев күңелен ачты


Бу егет музыкаль белеме булмаса да, таныла ала. Билгеле җырчы, бертуган абыйсы Илнар Сәйфиев кебек үз аудиториясен тиз таба ул.

“Кызган таба” ның чираттагы кунагы яшь җырчы Ленар Сәйфиев. Аңа 23 октябрьдә 24 яшь тулды. Шулай ук көз башында тәүге альбомы чыкты.

Рөстәм Исхакый. Ленар, 2-3 ел җырлап йөрисең, җыр җыентыгы әле чыкты, бу нигә бәйле?


Ленар Сәйфиев. Бу альбомны мин зур түземсезлек белән көтеп алдым. Җырлый башлаганда бу хакта уйлау иртә иде, аннан башка сәбәпләр килеп чыкты. Хәрби хезмәттә булуым да моңа тәэсир иткәндер. Ләкин ничек итсәм иттем, тырыша торгач, йөгерә торгач беренче җыр җыентыгы да әзер булды.

Рөстәм Исхакый.
Ничә җыр керде анда?

Ленар Сәйфиев. 18 җыр һәм 2 өстәмә (бонус), алары ремикслар.

Рөстәм Исхакый. Альбомдагы җырлардан үзеңә һәм тыңлаучыларга аеруча танышлары…

Ленар Сәйфиев. Мин үзем лирик, хыялый җырчы, шуңа да мәхәббәт җырлары шактый: “Үпкәләм”, “Еракта”, “Ник белмәдем”, “Ничә еллар инде” дисеңме.

Рөстәм Исхакый. Әлеге җырларның сүзләрен кемнәр яза, билгеле кешеләрме?

Ленар Сәйфиев. Аларга алдан рәхмәтемне белдерәм, эчке җылыларын биреп язалар. Аерым алганда Фирдинант Гайсин, Гөлсәрвәр, Хәйдәр Әхмәтшин, Гөлнара Сабирова. Әле күптән түгел генә Гөлнараның шигыренә язылган “Елама” исемле җырны “Музыкаль десант” концертында башкардым.

Рөстәм Исхакый.
Ленар “тәмле” итеп, тартынмыйча татарча сөйләшәсең, син шәһәр егетеме, авылданмы?

Ленар Сәйфиев. Үзем Чаллы ягыннан булам, бала чакларым Тукай районы Биклән авылында үтте.

Рөстәм Исхакый. Димәк, син авыл егете?

Ленар Сәйфиев. Әйе, гади егет мин!:) Дөньяны таный башлавым балалар бакчасы белән бәйле. Тәрбияче апаларым бик тә игътибарлы иделәр, бигрәк тә Гәүхәрия апа минем ул вакытларны яхшы хәтерли. Әни балалар бакчасына алырга килгәндә мин йөгереп чыга торган булганмын, шуклыгым әллә каян күренгән. Гәүхәрия апа шул вакытта, артист булыр бу, бик шаян малай дип әйтеп куйган. Балалар
бакчасында фотого төшкәндә дә миңа бәләкәй баян тоттырып куйганнар һәм мин анда уйный белгән кеше кыяфәте чыгарып утырганым.

Рөстәм Исхакый. Чынлыкта ничек, музыкаль белемең бармы?

Ленар Сәйфиев. Юк, ул юнәлеш буенча бернинди уку йорты бетермәдем. Бу сәләт тумыштан килгәндер дип әйтәсе килә. Ходай биргән тавыш, шуның белән халык арасына чыктым һәм мине кабул иттеләр кебек.

Рөстәм Исхакый. Биографияңне тикшерүне дәвам итсәк, авылдан соң кая юл тоттың?

Ленар Сәйфиев. 9 сыйныфка кадәр Биклән авылында укыдым. Аннан Чаллы шәһәрендәге 82 нче елгачылар лицеена киттем. 2 ел шунда укыдым да, Казанга килдем. Башкалада педагогия университетының физик культура факультетына керәсе идем, чөнки мин спортны үз итәм. Ләкин минем ният-теләкләрем үзгәреп, төзүчеләр әзерли торган уку йортына керергә булдым. Анда мин студентлар арасында узган төрле мәдәни чараларда актив катнашып йөрдем. Шунда миңа укытучы апалар, төзүчелек һөнәре сиңа туры килми, сине без җырчы буларак күрәбез дигән фикерләрен җиткерделәр. Бу сүзләрдән соң, озак кына уйландым һәм әкренләп сәнгать өлкәсенә тартыла башладым.

Рөстәм Исхакый.
“Йолдызлар фабрикасы” кастингы аша да үттең түгелме?

Ленар Сәйфиев.
Әйе, 2006 ел иде ул. Кастингта катнашачагымны әнием белде, абыйга (җырчы Илнар Сайфиев) әйтмәдем. Ләкин “Йолдызлар фабрикасы”нда шыпырт кына абыйның “Кайтып киләм сине озатып” җырын урлап башкарырга туры килде. Халык бик җылы каршы алды, әллә өлкән Сайфиев белән бутадылар инде. Ни генә булса да, бу минем эстрадага алып кергән онытылмас мизгел иде. Шул ук елны “Татар җыры” фестивалендә катнашу бәхете тәтеде. Бертуган абый белән зур сәхнәдә чыгыш ясадым.

Рөстәм Исхакый. Абыең Илнар җырчы булуыңны хуплыймы, ярдәме тияме?

Ленар Сәйфиев. Гаиләдә без өчәү генә, абый буларак ул миңа һәм әниебезгә һәрвакыт ярдәм итеп тора. Чөнки ул безнең әти урынына калган кеше. Абыйга төн уртасында мөрәҗәгать итсәң дә һәрвакыт булыша. Әйтергә онытып торам, безнең әле икебез башкарган “Абый-эне” дигән җырыбыз да бар.

Рөстәм Исхакый. Ленар гафу, ни өчен сез гаиләдә өчәү генә, әтиегез белән ни булды?


Ленар Сәйфиев. Әтиебез бик уңган, тырыш, эшчән, яхшы әти иде. Гомере кыска булды. Мин 2 класста укыганда 1995 елда аны үтерделәр…

Рөстәм Исхакый. Әтиегезгә җыр багышладыгызмы…

Ленар Сәйфиев. Бала чактан әтиемә
җыр багышларга теләдем, Аллага шөкер ул җыр туды. Рәсим Җәләл сүзләрен язды, көе Юра Федоровныкы. “Яшисең син әти күңелдә” дигән җыр, бу җыр яңа альбомда бар.

Рөстәм Исхакый. Сиңа карап торам да, яхшы гына спорт белән шөгыльләнгәнсең дигән уй туа. Нинди спорт төрләрен үз итәсең?

Ленар Сәйфиев. Казандагы танк мәктәбендә хәрби хезмәттә булганда йөгерү, авыр атлетика белән шөгыльләндем. Яшүсмер вакыттан чаңгыда шууны үз иттем. Алла боерса быелгы кышта тагын чаңгыга басарга теләгем бар.
XS
SM
MD
LG