Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев: Төгәл мәгълүматлар аз


Украина эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, “Ат-Тәкфир вәл-Хиҗрә” хәрәкәте кырымтатарлары милли мәҗлесе җитәкчесе Җәмилевне үтерүне күздә тоткан. Җәмилев ачыкланмаган яклар шактый, ди.

Украина эчке эшләр министры Юрий Луценко белдерүенчә, кырымтатарлары милли мәҗлесе һәрвакыт радикал хәрәкәтләрне тәнкыйтьләп, традицион исламны яклап килә.

“Ат-Тәкфир вәл-Хиҗрә” хәрәкәте үзләрен якламаганы өчен мәҗлес вәкилләреннән үч алмакчы булган”, ди ул.

Ягъни алар үз җыелышында кырымтатарлары милли мәҗлесе җитәкчесе Мостафа Җәмилев, аның беренче урынбасары Рифат Чубаровка үлем җәзасы чыгарган икән.

“Минем белүемчә, мондый карар Кырым мөселманнары диния нәзарәте башлыгы Эмирәли Аблаевка да чыгарылган”, ди Җәмилев.

Һөҗүмне алдан белгәннәр

Җәмилев әйтүенчә, милли мәҗлес вәкилләренә һөҗүм әзерләнү турында эчке эшләр министрлыгына алдан билгеле булган. Һәм алар берничә җирдә төрле тикшерүләр башлаган. Нәтиҗәдә, берничә кешедә пычаклар, шартлаткычлар, автоматлар табылган.

“Аларны хәзергә кулга алганнар. Эчке эшләр министры сүзләренә караганда, хәрәкәт вәкилләре бернинди мәгълүмат бирми. Шулай ук аларның бернинди документлары да юк. Чөнки Такфир хәрәкәте вәкилләре чын мөселман бернинди документ йөртергә тиеш түгел дип саный һәм аларда паспортларын ертып ташлау гадәте кергән. Әмма алар арасында исламны кабул иткән бер урыс кешесе дә булган һәм ул кыйммәтле мәгълүматлар биргән”, ди Җәмилев.

Әмма аның сүзләренчә, Украина иминлек хезмәтенең матбугат үзәге мәгълүматларны тиз арада массакүләм мәгълүмат чараларында тарату сәбәпле, төп җитәкче качып өлгергән.

Башлары буталган

Кырым татарлары милли мәҗлесе җитәкчесе Җәмилев сүзләренчә, әлегә төгәл мәгълүматлар бик аз. Ул массакүләм мәгълүматлар язганча, моның артында Русия махсус хезмәтләре дә торырга мөмкин, дип саный.

“Җитәкчелеккә Русия яклы булган сәясәтчене кую өчен Русия дипломаты Лысенко шактый тырышкан иде. Шулай ук Русия иминлек хезмәтенә эшләүче чеченнар аркылы мәҗлес җитәкчеләрен алып атарга тырышу да барлыгы сөйләнә. Бу имеш, кырым татарларының үзара тарткалашы нәтиҗәсе килеп чыккан хәл дип күренергә тиеш булган”, ди ул.

Җәмилев әйтүенчә, кулга алган кешеләрне бәлки җәзага тартырга түгел, ә дәваларга кирәктер.

“Аларның башлары буталган”, ди ул.
XS
SM
MD
LG