Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:34

АКШ вице-президенты Джо Байден узган атнада “тынычландыру” сәфәре белән Европа илләрендә булып китте. Байден максатына ирешә алдымы?

Джо Байден узган атна Варшау, Бухарест һәм Прагада булып китте. Июль аенда шул ук ният белән ул Киев һәм Тифлискә сәфәр кылган иде. Вашингтон үзенең тарафдарларын, Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне җайлау алар хисабына булмаячак, дип ышандырырга тырыша.

Прагада сәфәрен тәмамлагач радиобызга биргән әңгәмәсендә Байден бу илләрнең шик-шөбһәләре аңлашыла, мин аларны “тараттым” дип белдерде.

Байден шикләрне чынлап та тарата алдымы, дип без берничә белгечтән сорадык.

“Вице-президент ышанычлы рәсми, димәк аның сөйләгәне дә ышанычлы булырга тиеш, – ди Варшаудагы халыкара мөнәсәбәтләр үзәге белгече Эугениуш Смоляр. Минемчә, ул Обама идарәсе исеменнән яхшы эш башкарды.”

Обаманың Европада ракета калканын урнаштыру планын үзгәртү карарын Көнчыгыш Европа илләре Мәскәү алдында чигенү дип бәяләде.

Буш идарәсе тәкъдим иткән калканның бер өлеше Польшада, икенчесе Чехиядә урнашасы иде. Польша һәм Чехия хөкүмәтләре әлеге калканны Мәскәүнең ихтимал басымына каршы тору чарасы итеп күрә иде.

Үзенең сәфәре вакытында Байден, Обама идарәсе тәкъдим иткән яңа саклану системын аңлатты һәм анда Польшага да, Чехиягә дә урын табылачак дип ышандырды.

НАТОга ышаныч юк

“Байден сәфәре ышаныч кайтару эшенең башы гына. Ләкин сүзләр генә җитми, гамәлләр кирәк булачак” – ди Эдвард Лукаш, The Economist журналының Үзәк һәм Көнчыгыш Европа хәбәрчесе, “Яңа Салкын Сугыш” исемле китап авторы.

Лукаш сүзләренчә, Көнчыгыш Европа илләренең шөбһәләре нигездә НАТО белән бәйле. Берәр хәл була калса, әйтик, Русия һөҗүм иткән очракта, алар НАТОның аларны саклаячагына ышанмый. Шуңа яклауны Вашингтонда табарга тырыша.

Төньяк Атлантик килешүенең 5нче матдәсе нигезендә, альянс әгъзасына һөҗүм ясалса, оешма ярдәмгә килергә тиеш.

“Польшада, Балтик илләрендә һәм кайбер Үзәк Европа илләрендә 5нче матдәгә ышаныч бик аз. – ди Стивен Пайфер, дәүләт департаментының элекке рәсмие, хәзер Брукингс институты хезмәткәре. – Шул сәбәпле поляклар ике ел буена американ ракеталарын үзендә урнаштырырга тырышты. Аларга нинди ракета булуы да мөһим түгел, иң мөһиме Американыкы булсын.”

Көнчыгыш Европа илләренең бер төркем зыялылары, шул исәптән Польша һәм Чехиянең элекке президентлары Лех Валенса һәм Вацлав Һавел, июль аенда Обама исеменә ачык хат язды.

“Бүгенге НАТО без кергән чактагы НАТОдан зәгыйфьрәк, – диелгән ул хатта. – Оешманың тулы әгъзасы булсак та, берәр хәл булса калса, без НАТОның безне саклаячагына ышанмыйбыз.”

24 октябрьдә Ригада үткән иминлек конференциясендә Люксхембург тышкы эшләр министры Жан Ассельборн “әгәр 2008 елда Русия Грузиягә һөҗүм иткәндә Грузия НАТО әгъзасы булган булса, бу 5нче матдәнең ахырын аңлатыр иде, чөнки НАТО Грузиягә хәрби ярдәм күрсәтә алмас иде” дигән сүзләр әйтте.

Көнчыгыш Европа илләре фикеренчә, НАТОда аларның кайгысы юк, ул хәзер күбрәк Әфганстан белән мәшгуль. Шул сәбәпле алар Вашингтонга чыгарга тырыша. Ләкин Көнчыгыш Европа илләренә Вашингтон игътибарын җәлеп итү кыенрак, ди Эдвард Лукаш, чөнки алар ни Иран, ни Әфганстан проблемасын чишүдә әллә ни ярдәм итә алмый.

Шулай да, Байден сәфәре күпмедер алгарыш булды ди Смоляр. Хөкүмәтләр, җитәкчеләр дәрәҗәсендә мөнәсәбәтләр яңартылды, ләкин, шик-шөбһәләргә килгәндә, алар әле тулысынча таралып бетмәде.

XS
SM
MD
LG