Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы иң зур китапханә ябылу алдында


Әлеге китапханә КамАЗ ширкәте карамагында. Шушындый вәзгыятьтә Чаллыда ислам китапханәсе булдыру турында тәкъдимнәр бар.

Моңа кадәр КамАЗ җитәкчеләре китапханәнең үзенә зыян китермичә, анда эшләүчеләрнең санын кыскарту белән чикләнеп килде. Ә менә быел, октябрь аенда китапханәне тарату, ябу турында боерык әзерләнә дигән сүзләр чыкты.

Кайчандыр шушында эшләп чыккан хезмәт ветераннары КамАЗ җитәкчесе Сергей Когогин исеменә ачык хат юллады. Анда шушы гаҗәеп китапханәне япмау, акыллы карар кабул итеп, аны саклап калу турында әйтелә. Ачык хатка имза куючылар саны 2 кеше. Алар арасында Гөлсем Сөбханова да бар. Ул биредә 27 ел эшләп ялга чыккан.

“Мин эшли башлаганнан 1976 елларда ук монда гел хезмәткәрләрне кыскарту турында сүз булды. 2003 елда 80нән артык кеше эшләсә, хәзер 50 кеше. Инде китапханә ябылу алдында тора. Аны ябу – җинаятькә тиң”, ди Гөлсем Сөбханова.
Гөлсем Сөбханова


Китапханәнең тагын бер ветераны, Валентина Матюшина әйтүенчә, КамАЗ ширкәтендә әлеге ачык хатны 17 октябрьдә алганнар. 10 көннән артык вакыт узса да, ширкәт җитәкчеләре мөрәҗәгатькә мөнәсәбәт белдермәгән.

Татар китапханәчеләре Чаллыда ислам китапханәсе булдыру турында ТИҮгә мөрәҗәгать иткән. Чаллы ТИҮ рәисе урынбасары Габдрахман Җәләлетдинов әйтүенчә, тәкъдим ТИҮ утырышында каралган.

“Чаллыда меңләгән мөселман яши. Мөселман китапханәсен ачарга кирәк. Бу – зур эш. Анда дин әһелләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, эшмәкәрләр, китапханә эшләре буенча белгеч булырга тиеш. Беренче чиратта бу төркем китапханәнең булачак җитәкчесен билгеләсен иде. Аның актив катнашы белән китапханәнең уставын, башка документларын әзерләргә кирәк. Бина, финанс чыганаклары, китаплар фонды турындагы мәсьәләләр ачыкланырга тиеш.

Минем фикеремчә, шәһәр хакимияте мөселман китапханәсе ачуга каршы булмас һәм теләктәшлек тә күрсәтер.

Ләкин шушы көнгә кадәр дип әһелләреннән бернинди дә хәрәкәт булмады әле. Бу мәсьәләне шәһәребезнең китапханә хезмәткәрләре күтәреп чыкты. Алар да Татар ТИҮгә кечкенә генә хат бирү белән чикләнделәр”, Габдрахман Җәләлетдинов утырышта шушы фикерне әйтә.
XS
SM
MD
LG