Accessibility links

Пакстанда булган шартлауда кимендә 90 кеше һәлак булды


Пакстанда булган шартлауда кимендә 90 кеше һәлак булды. 200 якын кеше яраланды.

Бүген базарда интихарчы машинаны шартлаткан булган. Шартлау Пакстанга АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон килгәннән соң яңгырый. Исламабадта үткән матбугат очрашуында, Клинтон, АКШ Пакстанга террорчылык белән көрәштә ярдәм күрсәтәчәк, дип белдергән иде.

АКШ Дәүләт секретаре Афгәнстан белән чиктә сугышчылар белән көрәш алып барган Пакстан армиясенең гамәлләренә югары бәя бирде.
XS
SM
MD
LG