Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саян-Шуш станциясе документлары тикшерүгә алынды


Саян-Шуш электр станциясендә, казаны тикшерү барышында куллана алырлык барлык документлар алынды. Бу хактагы мәгълүматны Русия прокуратурасының Тикшерү комитеты таратты.

Элегрәк Русиянең техник күзәтүчелек оешмасы казага төрле җитешсезлекләрнең бергә туры килүе китергән, дигән нәтиҗә чыгарды. Алар арасында техник һәм оештыру җитешсезлекләре, вазыйфаларга салкын карау кебек сәбәпләр әйтелде.

Саян-Шуш станциясендәге каза 17 августа булган иде. Аның аркасында 75 кешенең гомере өзелде.
XS
SM
MD
LG