Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан дустын Франция хөкем итте


Франция мәхкәмәсе берничә илнең ватандашы булган эшкуар Аркадий Гайдамакка карата 6 ел төрмә җәзасын чыгарды. Миллиардер Гайдамакның бизнесы Башкортстан белән дә бәйле.

Франция мәхкәмәсе күп җәнҗалларга катнашы булуда шикләнелгән билгеле Аркадий Гайдамакны, читтән торып, 6 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Читтән торып, чөнки, Гайдамак әфәнде бу мәхкәмә утырышына да, элеккеләренә дә килмәгән. Шул ук вакытта А. Гайдамак белән бергә кырын эшләрдә гаепләнүче Франция эшкуары Пьер Фалькон мәхкәмәгә килгән. Аңа да төрмә җәзасы бирү турында карар чыгарылган.

Аркадий Гайдамак белән аның бизнес аркадашы Пьер Фалькон рөхсәтсез рәвештә Анголага хәрби кораллар сатуда һәм “пычрак” акчаларны “юууда” гаепләнә. Бу эш буенча тикшерү берничә ел дәвамында барды. Элегрәк Америка Кушма Штатлары да Аркадий Гайдамакны гаепләп чыккан иде. Израиль дә аңа гаепләр ташлады.

Мәскәүдә туып үскән А. Гайдамак 1970 елда СССРдан Израильгә күченеп китә. Башта бу илнең, ә 1972 елдан Франциянең, һәм күпмедер вакыттан соң, Ангола Республикасы ватандашлыгын да алуга ирешә ул.

Күбрәк чит илләрдә яшәсә дә, Русиядә үзенең киң челтәрле бизнесы бар А. Гайдамакның. Ашлама җитештерүче заводлар да, кошчылык фабрикалары, банклар да, башка төрле ширкәтләр дә бик күп аның карамагында. Аркадий Гайдамак үзенең Башкортстандагы бизнесының чәчәк атуы хакында да зур канәгатьләнү белән сөйли. Әйе, берничә ел элек Аркадий Гайдамакны Башкортстанда да үз иттеләр, дуслар исемлегенә яздылар һәм аны рәсми матбугат аша “республикага җитди инвестор килде” дип рекламалый башладылар.

Башкортстанда А. Гайдамак барлык кошчылык фабрикаларын сатып алып бетте, минераль ашламалар, сода җитештерү ширкәтләрен дә үз карамагына күчерде. Президент Мортаза Рәхимов белән бик яхшы аңлашып эшлибез, якын дуслар без аның белән дип белдерә килде Гайдамак әфәнде. Чынлап та Башкортстанга килгән саен М. Рәхимов аны зур кунакны кабул иткәндәй, хөрмәтләп каршы ала, озаклап сөйләшә иде. Моны республика рәсми матбугат чаралары бик тәфсилле яктыртты.

Аркадий Гайдамакның адвокаты эшкуарга ягылган гаепләрне сәяси сәбәпләрдән дип белдерә һәм Франция мәхкәмәсе карарына шикаять җиткерәчәкләрен әйтә. Шул ук вакытта Франция бик каты торса, Русия ягы Аркадий Гайдамакны Парижга тапшырырга да мөмкин дип әйтә хокук белгечләре.

XS
SM
MD
LG