Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан Клинтонны шартлау белән каршы алды


АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтонның Пакстанга килүенә өч сәгать үтүгә, Пешаварда шартлау була. Кимендә 90 кеше үлә.

АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон бу вазыйфада беренче тапкыр Пакстанда рәсми сәфәргә килде.

Аның илнең башкаласы Исламабадка килүенә 3 сәгать үтүгә, илнең Төньяк Көнбатышында, Пешавар каласында шартлау була. Шәһәр базарында кешеләр кайнашканда машинага куелган бомба шартлый. Анда кимендә 90 кеше үлә, 200 якыны яралана.

Исламабадта үткән матбугат очрашуында, шушы шартлау турында хәбәрләрне күргән Клинтон, бу Пакстан көрәше генә түгел, шул ук вакытта бу безнең көрәшебез дә, дип белдерде.

Шулай ук, АКШ Дәүләт секретаре сугышчылар белән көрәш алып барган Пакстан армиясенә югары бәя бирде.

Сәфәре барышыда ул илнең рәсмиләре, эшмәкәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, оппозиция җитәкчеләре белән очрашырга тиеш.
XS
SM
MD
LG