Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимов: Русия хөкүмәтен аңлап бетерә алмыйм


Җырчы Айдар Галимов тел, гореф-гадәт өчен мин үз фронтымда шулай ук көрәшәчәкмен дип белдерә. Кинода төп рольне уйнау хыялы да суынмаган.

Айдар Галимов бу юлы да Казанда 7 көн җырлады. Мең тамашачы сыйдырган УНИКС концертлар залы һәр көнне дә тулы иде. “Казан егетләре” ансамбленең бер җырчысы соңгы көнне концерт алдыннан “искиткеч шәп тамаша, тагын бер кат карарбыз дигән идек, кызганыч вакыт юк” дип Айдарның администраторы Павелга рәхмәт сүзләре белдереп чыгып китте.

Казанда Айдарның үз фанклубы бар

7 көн рәттән һәр концертны да караган казаннарның берсе Айдарның укытучысы Миңгол Галиев булган икән. Айдар аңа зур рәхмәтен белдерде. Шулай ук һәр көнне дә тамашаны тагын бер яшьләр төркеме караган икән. Ул җырчының Казанда оешкан фанатлар клубы. Алар теләктәшлек белдереп шигарьләр күтәреп һәр җырны куәтләп торды.

“23 май көнне без Уфа шәһәренә Айдар Галимовның концертын карарга барган идек. Шушы очрашудан соң кызлар-егетләр белән аерылышмадык. Берләшеп үзебезне фанклуб дип атадык. Без 20 кеше бик тыгыз мөнәсәбәттә торабыз. Интернеттагы үзебезнең төркемдә 100-дән артык кеше аралаша. Арабызда төрле кеше бар. Мин үзем күптән студент түгел инде. Зур урында эшлим. Яшь барса да Айдар абыйның җырлары канатландыра. Безнең төркем бик уңай, позитив”, ди Гөлчәчәк.

Әлеге фан клуб әгъзалары бергә ялга Испаниягә дә барып кайтырга өлгергән икән. “Туган авылым” ял үзәгендә булган очрашу вакытында җырчы аларга мине онытсагыз да бер-бергезне ташламагыз дигән.

Айдар – Казакъ киносыннан

Айдар Галимов үзенең “Безнең кино” дигән тамашасын “Ырынбур далалары” дигән җыр белән башлап җибәрде. “1955-57 елларда минем әнием “Девушка и джигит” дигән киноны караганда укучы бала гына булган. Советлар Берлегендә “Казакъфильм”ның шушы киносы прокатта булган. Гомергә күңелгә кереп кала торган кинолар була бит әле. Шул кино әнинең күңеленә кереп калган да инде.

Бу тамашам уйлап чыгарылган әйбер түгел. Бу тормыштан. Әнием, әгәр дә тормышка чыгып улым туса, мин Айдар исемен кушар идем дип уйлап куйдым, диде. Иң гаҗәбе – алар Казакъстанга чыгып киткәннәр һәм шунда мине “Мәдәният” исемле бер совхозда тапканнар. Мәдәният ул казакъча да, татарча да, башкортча да бер төрле яңгырый”, ди Айдар Галимов.

Безнең буын татар киносында тәрбияләнмәгән шул дип тә белдерә ул. Тамашасы да Русиялеләр күңеленә үтеп кергән совет, американ һәм һинд кинолары белән үрелеп барды. Җырчы гомере буе берәр кинода уйнасаң икән дип хыяллана. Бәлки бу тамашасыннан соң күңеле тынычлык та тапкандыр...

“Юк, әлбәттә. Киресенчә! Үзебезне экранда да күрсәттек, ниндидер өзекләргә дә төшердек, ниндидер рольләрне инде башкарырга туры килде. Бу ниндидер бер мизгелләр генә шул. Ә кино бөтенләй икенче. Ансы киләчәккә калсын. Алда нидер көтеп тора икән, ул бит стимул”, ди Айдар Галимов. Тәҗрибәсе бар аның. Хәрби хезмәттә булган вакытта “Төркмәнфильм” кино төшергән вакытта массовкада катнашкан.

Татарлар язмышы киноларга тиң

“Безнең кино” тамашасы вакытында ул татар халкының “Шахта” җырын башкарып, бу җырны бик яхшы бер киноның нигез ташы була ала дип белдерде.

“Әниләр бәхет эзләп Казакъстан якларына чыгып киткән. Кемдер Урта Азиягә, кемдер Донбаска, кемдер Себергә, кемдер чит илләргә китте. Безнең халык гел бәхет эзләгән. Яхшы булганнан чит җирләргә чыгып китмиләр. Бу бит үзе бер тарих. Безнең элек кино төшерергә мөмкинлек булмады. Бәлки бүген бардыр. Бәлки уйлаучылар юктыр. Безнең халыкның бәхет эзләп чит илләр, чит җирләргә баруы турында кинолар юк. Уйлап карасаң, нинди фильмнар төшерергә булыр иде”, ди Айдар Галимов.

Хөкүмәт гаҗәпләндерә

4 яшьлек улының үскәч әтисенең хыялын тормышка ашырырга теләге булса каршы килмәячәген дә белдерә ул. Бала акыллы һәм белемле булып үссен өчен иң башта бишектән үк өйдә ана телендә сөйләшергә, ә мәктәптә белемне туган телендә дә алырга тиеш дип тә өсти.

“Мин улымның әдәбиятне дә, грамматиканы да яхшы белүен телим. Еш кына без ул татарча сөйләшә дибез. Әмма тирәнрәк белсә тагын да яхшырак булачак. Матур итеп яза белү, шигъриятне, әдәбиятны белү ул зур байлык. Ул байлык башка телләрне, башка әдәбиятны белергә ярдәм итәчәк. Моннан куркырга кирәкми.

Ни өчен Русия хөкүмәте моңа каршы, мин шуны аңлап бетерә алмыйм. Күпмилләтле Русиядә бер милләтле Совет җәмгыяте төзеп карадык бит инде. Ул булмый! Без бит шунда туган, барыбыз да төп халыклар. Беркемнеңдә халыкның телен, гореф-гадәтен, грамматикасын тартып алырга хокукы юк. Безнең милләтәшләр шушы юлда тел, гореф-гадәт өчен көрәшәләр икән, мин үз фронтымда шулай ук көрәшәчәкмен”, ди Айдар Галимов.
XS
SM
MD
LG