Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәлахов: "Казан" һәм "университет" сүзләре калачак


Сәлахов: "Казан, университет сүзләре калачак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:15 0:00


Ректор матбугат очрашуына килгәннәрне федераль уку йорты исемендә "Казан" һәм "университет" сүзләре һичшиксез калачак дип ышандырды.


Русия президенты Дмитрий Медведевнең Казан Дәүләт университетын Идел буе федераль уку йорты итеп үзгәртү карары чыкканнан соң, республика башкаласында күп кенә ризасызлык белдерү очраклары булды. Бигрәк тә КДУ студентлары ике гасырлык тарихы булган университетның исеме өчен борчылды. Аңлашылмаучанлыкларны бетерү өчен КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов журналистлар белән очрашты.

Аның сүзләренчә, тарихта нинди генә хәлләр булмасын Казан университеты үз исемен югалтмаган. Хәзер федераль дәрәҗә алганнан соң да университет исемендә Казан һәм университет исемнәре һичшиксез калачак, ди ректор.

“Казан университеты исеме уку йорты бинасының диварында булачак. Бәлки исем алдында, автоном уку йорты, бәлки федераль уку йорты диелер, әлегә бу хәл ителмәгән. Әмма Казан һәм университет сүзләре калачак. Шуңа күрә, кемдер КДУ ПФУга алмашына ди икән, бу аның президент карарын игътибарсыз укыганлыгын аңлата.

Тарихта университетның исеме берничә тапкыр үзгәрде. Ул императорныкы да, дәүләтнеке дә булды, хәзер бәлки федераль дигән сүз өстәлер”, ди Сәлахов.

Яңа үзгәрешләрдән соң, Казан университетында Русиянең төньяк федераль университетындагы кебек үк күп кенә институтлар оештырылачак. Аларның исемнәре һәм төгәл саны әлегә билгеле түгел.

Шулай да, Сәлахов федераль университетта медицина, космонавтика, көнчыгышны өйрәнү институтлары булдырылачагы турында әйтте. Төп мәсьәләләрнең берсе - Казан университеты кысаларында татар телен һәм тарихын өйрәнүче институт булдыру, ди ректор.

“Һичшиксез университетта татар филологиясе һәм тарихы институты булдырылачак. Әлегә аның төгәл исеме хәл ителмәгән. Безнең уйлануларга күрә, ул хәзерге Татар Дәүләт һуманитар-педаогика университеты бинасында урнашачак. Бинаның диварына без зур хәрефләр белән татар институты дип язып та куячакбыз. Бу институтка шулай ук, республиканың фәннәр академиясенә кергән Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих һәм энциклопедия университеты да кушылачак, әмма ни рәвештә, мин әлегә әйтә алмыйм. Шулай ук институт кысаларында телне өйрәнү буенча яңа лаборатория дә төзиячәкбез”, ди КДУ ректоры.

Мәгъзүм Сәлахов федераль университет булгач, Мәскәүдән акчалар да күбрәк бүленеп биреләчәк, ди.

“Башка федераль университетларга кебек үк безгә дә биш ел эчендә 10 миллиард сумга якын акча бүленеп бирелергә тиеш. Билгеле якындагы ике елда кризис сәбәпле әллә ни зур матди ярдәмгә өметләнеп булмый. Бу турыда без җитәкчелек белән сөйләштек инде. Әмма икътисадый хәлләр җайга салынгач, бу акчалар биреләчәк”, ди Сәлахов.

Матбугат очрашуы ахырында Мәгъзүм Сәлахов журналистларга бераз үзенең үпкәсен дә белдерде. Аның фикеренчә, алар президентның яңа карарын бөтенләй дә дөрес яктыртмаган.

“Янган учакка май өстәгәнче, сез киресенчә аны сүндерергә тырышырга тиеш. Чынлыкта башкача була. Өч кеше ризасызлык белдереп чыккан да, журналистлар менә митинглар бара ди. Мин әйтер идем дә, ул студентларны тынычландырырбыз дип. Янә сез “менә Сәлахов 1917 елдагы кебек кешеләргә басым ясый дип чыгарачаксыз. Шуңа күрә сезнең алда артык сүз сөйләргә дә куркам”, ди КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов.
XS
SM
MD
LG