Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда чираттагы Хәтер көне


Рәис Карачурин
Рәис Карачурин

Башкортстанда татар җәмәгатьчелек оешмалары өченче тапкырга Хәтер көнен билгеләде.

Беренчесе 13 октябрь узган иде. Анда Казанда Хәтер көнендә катнашып кайтучылар үзләренең тәэсирләре белән бүлеште, милли шигырьләр укыган иделәр. Икенче тапкыр “Ихлас” мәчетендә узды. Анда мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм вәгазь сөйләде, Казанны алганда шәһит китүчеләрнең изге рухына Коръән укылды. Соңгысы 27 октябрь узды. Анда тарихчы Риф Гарифуллинның чыгышы тыңланды.

Тарихчы анда Казанны яулаган тарихи елларга байкау ясады. Татар дәүләтен югалтуның төп сәбәбе дип бердәмлек булмауны атады. Артабан бүгенге көндә дә бердәмлек юклыгын билгеләп, мисалга Уфага килеп киткән Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировны атады. Чарада милли шигырьләр укылды. Ахырда Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Рәис Карачурин Коръән укыды һәм вәгазь сөйләде.
XS
SM
MD
LG