Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялган дипломлы дума депутаты


Башкортстан мәхкәмәсе депутатның дипломын алу турында карар чыгарды.

Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе Раил Сарбаев һәм Дәүләт думасы депутаты Андрей Назаров арасында тарткалашлар дәвам итә. Ул Андрей Назаровның Раил Сарбаевны гаепләүләре белән башланган иде. Депутат башта Юмагуҗа сусаклагычын төзүгә бүленгән акчаны “юуда”, канунсыз дәүләт милекләрен хосусыйлаштыруда гаепләде. Азак, Сибай прокуроры Хәниф Карачуринны үтертүдә заказчы дип гаеп белдерде.

Раил Сарбаев, үз чиратында, Сибайда Андрей Назаровның җәмәгатьчелек кабул итү бинасы янында каршылык чарасын оештырды. Бу турыда бәйсез чыганаклар ирештерде. Артабан, Андрей Назаровның югары белеме турында дипломының ялган булуы билгеле булды. Аңа караганда, Андрей Назаров Башкортстанның дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенә кергәндә югары белеме булуы турында диплом өлгесе тапшырган булган.

Башкортстанның бу уку йорты югары белеме булганнарны гына кабул итә. Башкортстан прокуратурасы Казакъстан дәүләт академиясенә мөрәҗәгать итеп, аннан Назаровның укымавы турында хәбәр алган. Шулай булгач, аның икенче югары белеме кануни түгел булып чыга. Инде килеп, башкаланың Киров районы мәхкәмәсе депутатның Башкортстанның дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең дипломын гамәлдән чыгару турында карар чыгарды.

Андрей Назаров исә Дәүләт думасы соравы буенча Казакъстаннан анда белем алуы турында уңай җавап алынуны белдергән һәм мәхкәмә карары белән ризалашмый аңа протест әзерләячәген ирештергән.
XS
SM
MD
LG