Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда татар яшьләре форумы үтәчәк


Бу атнада Удмуртия башкаласы Ижауда зур вакыйга көтелә: “Иман” татар яшьләре берлегенең оешуына 15 ел тулу уңаеннан татар яшьләре форумы үтәчәк.

Ул 30-31 октябрьгә билгеләнгән. Чарага Идел буе федераль округы һәм Русиянең татарлар күмәк яшәгән башка төбәкләреннән яшьләрнең милли оешмаларыннан 200-ләп егетләр кызлар килүе көтелә.

Милли хәрәкәттә дәвамчылыкны булдыру, шулай ук Русиянең төрле төбәкләрендә эшләп килүче яшьләр оешмаларын берләштерү һәм яшьләрнең социаль активлыгын үстерү - әлеге форумның төп максаты булып тора.

Яшьләр форумының түгәрәк өстәл сөйләшүләрендә, башка чараларында егет-кызларда милли рух тәрбияләү буенча тәҗрибә туплау, милләтара аралашуда толерантлык хисе тудыру, төбәкләрдәге яшьләр оешмалары арасында партнерлык булдыру кебек мәсьәләләр дә тора. Шулай ук Удмуртиядә гомер итүче халыкларның йолалары белән таныштыру да күздә тотыла.

Форумда тикшерелгән проблемаларга нигезләнеп, “Опыт регионов” – регионнар тәҗрибәсе дип аталган методик әсбап булдырырга ниятлиләр. Анда Идел буе округында гамәлгә ашырылган программалар, проектлар турында тәфсилле мәгълүмат булачак.

Форумда Русия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Казан шәһәренең “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Миләүшә Шарапова һәм башка шәхесләр катнашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG