Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә телләр үстерү программасы кабул ителде


Удмуртиянең милли сәясәт министрлыгы
Удмуртиянең милли сәясәт министрлыгы

Шушы көннәрдә Удмуртия Дәүләт шурасы республикада яшәүче халыкларның телләрен саклап калу һәм үстерү буенча икенче программа кабул итте.

Удмуртиядә 1989 елда халык исәбен алу мәгълүматларына караганда, 110 милләт теркәлгән. Аларның мәнфәгатьләрен кайгырту буенча 15 ел элек милли сәясәт министрлыгы барлыкка килде. Әйтергә кирәк, бу ведомстованы булдыруда Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең роле зур.

Милли сәясәт министрлыгы җитәкчелегендә бүген республикада 30 милли-мәдәни оешма үз халкының мәнфәгатьләрен кайгырта. Нигездә аларның һәрберсе туган телен саклап калу, сәнгатен, мәдәниятен үстерү максатын күзаллап эшли.

Министрлык та бу юнәлештә республикада гомер итүче халыкларның телләрен саклап калу буенча күп эш башкарды. Аларның иң мөһиме, халыкларның телләрен үстерү буенча канундыр, мөгаен. Аны 2001 елда Удмуртия Дәүләт Советы кабул итте. Әлеге Канунны гамәлгә ашыру буенча махсус программа булдырылды. Шушы көннәрдә генә Удмуртиянең Дәүләт Советы республикада яшәүче халыкларның телләрен саклап калуны үз эченә алган тагын бер программа кабул итте. Бу документның мөхимлеге хакында милли сәясәт министрлыгыннан баш белгеч Фәндүс Хуҗин аңлатты.
Фәндүс Хуҗин


Республикада министрлык һәм милли оешмаларның эшенең нәтиҗәсе – кешеләр үзләренең ана телендә курыкмыйча һәм оялмыйча сөйләшә башлады.

Телләрне саклап калу программасын тормышка ашыру өчен бюджетта киләсе елга 14 миллион сум акча да каралган. Шуңа да һәр милли оешма үзенә программасы нигезендә чараларга акча алачак. Әлеге мөмкинлектән татар сыйныфларында укучылар өчен мөмкинлекләрдән кулланырга кирәк дигән фикерен җиткерде белгеч.

Телләр турында канунда республикада яшәүче һәр милләт үзенең туган телендә балаларын укыта ала, дип язылган. Күптән түгел кабул ителгән программада да балалар һәм яшьләр белән эшләүгә зур игътибар ителә, дип басым ясады Фәндүс Хуҗин. Әлеге программа нигезендә уку әсбаплары, дәреслекләр булдыру да каралган. Мисал өчен – татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен Татарстаннан удмурт теле дәреслекләренә алыштырып алу күздә тотыла.

Соңгы елларда Удмуртиядә яшәп иҗат итүче милләттәшләребезнең китаплары республика нәшриятында басылып чыкты. Биш автор Удмуртия Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде. Татар авторларының яңа басмалары дөнья күрер дигән өмет тә юк түгел.
Телләрне үстерү программасына бүленгән акча бер нинди сәбәпләргә карамастан, тулысынча бирелер, киләсе елда татар халкының телен саклап калуда ярдәм итәр дигән ышаныч бар.
XS
SM
MD
LG