Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә A/H1N1 гриппыннан үлгән кешеләр саны 5 җитте


Красноярски өлкәсендә бер кеше һәлак булды. Сәламәтлек саклау министры Вадим Янин хәбәр иткәнчә, 39 яшьлек хатын-кыз вафат булган. Ул табипларга килмәгән булган. Барлыгы өлкәдә шушы куркыныч гриппны йоктырган булырга мөмкин 450 кеше хастаханәләргә салынган, диде министр.

Элегрәк, Байкал арты төбәгендә 3 кешенең үлүе һәм Мәскәүдә бер авруның вафат булуы турында хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG