Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:06

Петербурда экстремистка штраф түләү җәзасы бирелде


Петербур прокуратурасы экстремистлыкта гаепләнгән студентка чыгарылган хөкем карары белән килешмичә яңадан мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыена.

Петербур Политехник университеты студенты Сергей Орлов милләтара нәфрәт тудыру, милләт һәм раса аркасында кешеләрне мыскыл итүдә гаепле дип табылды.

Орлов метрода Кавказ, Үзәк Азиядән килгән мигрантларны, мөселман, кытай һәм яһүд кешеләренә каршы эктремистик гамәлләр башкарырга чакырган кәгазьләр ябыштырып йөргән. Мәхкәмә студентны гаепле дип тапса да, аңа штраф түләү җәзасын гына бирде.
Прокуратура бу карарны артык йөмшак дип саный һәм яңадан бу эшкә кайту турында шикаять итәргә җыена.

Петербурдагы хокук яклаучы Юлий Рыбаков та, мондый гамәлләрне җәзасын калдыру дөрес түгел, дигән фикердә тора.

XS
SM
MD
LG