Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиция пенсионерларның каршылык чарасын бастырырга өйрәнде


Мәскәүдә “Интерполитех-2009” дәүләт иминлеген саклау эшендә кулланылган иң заманча чараларга багышланган халыкара күргәзмә дәвам итә. Бүген Русия эчке эшләр министрлыгы кулланышта булган иң заманча коралларын күрсәтте.

Мәскәү янындагы полигонда эчке гаскәрләр күнегүләр үткәрде. Махсус бүлек хәрбиләре ниндидер авылда социаль ярдәм таләп иткән һәм федераль юлны япкан пенсионерларны куып тарату күнегүен үтәде, дип хәбәр итте "Вести" каналы.

Күнегүләрдә пенсионерларга каршы яшь газы, су аткычлар, ут һәм тавыш гранаталары кулланылды. Каршылык чарасында чыгарылган пенсионерларны бик тиз арада бастырдылар, дип хәбәр итә федераль канал хәбәрчесе.
XS
SM
MD
LG