Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарның да мактанырлык мәктәбе булырмы?


3-б сыйныфында дәрес бара
3-б сыйныфында дәрес бара

Казан мәгариф хезмәткәрләре Совет районындагы иң яхшылардан саналган 149-нчы лицейга җыелды. Алар татар мәктәпләренә дә игътибар сорый.

Әле яңа гына Казанда үткән “Русия – спорт иле” дип аталган форум вакытында президент Медведев барган бассейны, теннис корды булган һәм замана техникасы белән җиһазланган 177-нче мәктәп турында бөтен Русия дә белде.

Бу мәктәптә берничә көн генә элек Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресе дә үткәреп кайтты. Татарстан башкаласындагы татар мәктәпләренең җитәкчеләре исә үзләренең белем учакларындагы шартларга “тел шартлата” алмый.

Фирдәвез Вафина
2009 елда Каюм Насыйри бүләгенә ия булган 149-нчы лицей мөдире Фирдәвез Вафина да укучыларда милләткә хөрмәт уятырга, аларны милли җанлы итеп тәрбияләргә телисең икән иң башта “май чүлмәге тышыннан ук күренеп торырга” тиеш ди.

“Иң беренче чиратта һәрбер татар мәктәбе 177 мәктәп кебек заманча бинада, заманча җиһазландырылган шартларда эшләсен иде. Дөрестән дә, Казандагы татар мәктәпләрендә бу проблема бар.

Совет районындагы 20-нче гимназия ике катлы кысан гына элек балалар бакчасы булган бинада эшли. Идел буе районындагы 18-нче татар гимназиясе дә шундый ук хәлдә. 12-нче кызлар гимназиясе дә шәп түгел. Шулай да, аңа бина вәгъдә итәләр. Бу хәлләр безнең татар мәктәпләренең иң төп проблемасы булып тора”, ди Вафина.

Ул җитәкләгән 149-нчы лицейда бүген 577 бала белем ала. Әле күптән түгел генә мәктәпне тәмамлаган 34 баланың 32-се югары уку йортларына кергән. Төгәл фәннәрне: математика, физика, химияне монда югары сыйныфларда урыс телендә укыталар. Бассейннары булмаса да айкидо, “Кара каплан” һәм башка төрле спорт түгәрәкләре эшләп килә.

Вафина Казандагы татар мәктәпләрендә эшләүче барлык укытучылар да Бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә бирү белән дә килешми ди. ЕГЭ белән беррәтән Бердәм республика имтиханы да булырга тиеш ди алар.

Казан шәһәре Совет районы мәгариф бүлегенең милли эшләр җитәкчесе Энҗе Вахитова да Казанда 177-нче мәктәп шикелле
Энҗе Вахитова
татарларның үрнәк бер белем учагы булырга тиеш дигән фикердә. Әле күптән түгел генә Казан думасы депутатлары бу мәсьәләне күтәргәч сөенеп тә куйган ул. Әмма, әлегә безнеке начар, безне хөрти дип зарланып кына ятмаса, ә милли мәгариф юлындагылар бөтен көчләрен биреп эшләргә тиеш ди ул.

“Сыйныф җитәкчесе икәнсең, син үзеңнең эшеңне күрсәт, ата-аналар белән эшлә. Синең нәтиҗәләрең булсын. Бу мөгаллимә, сыйныф җитәкчесеннән дә яхшы кеше юк дисеннәр. Һәм балаларын сиңа китерсеннәр. Безнең кайбер мәктәпләрдәге тәрбия дәресләренә рус милләтеннән булганнар да йөри”, ди Вахитова.

Ә Фирдәвез Вафина Казандагы милли мәгариф рус һәм татар телләрен дә бертигез дәрәҗәдә яхшы белгән, гыйлемле укытучыларга кытлык кичерә ди. Бик яхшылары да бар. Казандагы 141-нче мәктәптә татар телен укытучы Фирая Фәизова тиздән Мәскәүгә бөтен Русия күләмендә үткәрелгән ана телләрне укытучылар бәйгесенә барачак.

Фирая Фәизова
“309-нчы канун нигезендә киләсе уку елында милли-төбәк компоненты алып ташланса, ул безне милли мәгарифтә 20 ел артка ыргыту булачак. Ноябрь ахырында Татарстан исеменнән Русия бәйгесендә катнашам. Һәм анда түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылачак. Ике теллелек шартларында ана телләрне укыту проблемалары күтәреләчәк. Үземнең фикеремне Татарстан республикасы исеменнән әйтергә телим”, ди Фәизова.

29 октябрьдә 149-нчы лицейда шәһәр күләмендә милли тәрбия һәм белем бирүнең үзенчәлекләре һәм юнәлешләренә багышланган киңәшмә үтте. Энҗе Вахитова сүзләренчә, мондый киңәшмәләр даими булып тора икән. Әмма монысына беренче тапкыр алар балалар бакчалары вәкилләрен дә чакырганнар. Милли тәрбиягә бик кечкенәдән зур игътибар булырга тиеш ди Вахитова.
XS
SM
MD
LG