Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:28

Казанда "Һизб ут-Тәһрир"га бәйле 12 кеше хөкем ителде


Казанда Татарстан югары мәхкәмәсендә Һизб ут-Таһрир оешмасына бәйле рәвештә гаепләнгән 12 кешелек төркемгә хөкем карары чыгарылды.

Таҗикстан ватандашы һәм 6 Русия ватандашына 4 алып 8 елга кадәр каты тәптипле колониядә утыру җәзасы бирелде, төркемдә булган 4 Казан кешесенә 3,6 – 5 елга кадәр җаза шартлы рәвештә бирелде.

Тагын бер кеше, М.Гималиев психик яктан авыру дип табылды. Ул махсус хастаханәдә тотылачак,дип хәбәр итә мәхкәмәнең матбугат хезмәте.

Тикшерүчләр, бу "Һизб ут-Таһрир" төркеме Татарстанда 2004 – 2006 елларда эш иткән дип бара.

Алар хакимиятне яулап алырга тырышуда, экстремист оешма төзүдә, террор төркеменә балигъ булмаганнарны җәлеп итүдә гаепләнде.

XS
SM
MD
LG