Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:58

Чит илләрдә ясалачак чыгышлар, журналларда басылачак мәкаләләр башта махсус тикшерү узарга тиеш. Университет хезмәткәрләре канәгатьсезлек белдерә.

Әлеге фәрман Петербурның дәүләт университетында чыккан. Ягъни университетта эшләүче барлык хезмәткәрләр чит ил фондларыннан грантлар алуга гариза биргәнче, халыкара конференцияләрдә чыгыш ясаганчы, журналларга мәкаләләр җибәргәнче үз фәнни эшләрен махсус “Экспорт тикшерү комиссиясе”нә күрсәтергә тиеш.

Бу фәрманны университет хезмәткәрләре үзләренә “тимер пәрдә” булдыру дип кабул итте. Чөнки анда бирелгән исемлекне “йөреп чыгу” шактый вакыт һәм көч таләп итә.

Иминлек хезмәтеннән рөхсәт

Чынлыкта читкә чыгару (экспорт) комиссия төзү турындагы документ инде 1999 елда ук чыккан иде. Хәзер аңа төзәтмәләр кертелгән. Ягъни, чит ил белән эш йөрткәндә нинди тикшерү узасы тәгаенләнгән.

Петербур университеты фәрманы
Аерым алганда, Петербур университеты галимнәре чит ил белән эш йөрткәнче, 4 оешманың рөхсәтен алырга тиеш. Һәм аларның фәнгә бәйле оешмалар гына булмавы күпләрдә аптыраш тудыра. Ягъни, фәнни тикшеренүләр идарәсе, интеллектуаль милек бүлеге белән беррәттән анда иминлек хезмәте, халыкара һәм тышкы икътисади эшчәнлек идарәсе дә бар.

Университет хезмәткәрләре бу фәнни эшкә әзерлекне тагын да катлауландыра дигән фикердә. Чөнки алар инде тотасы нотыкларын яисә башка фәнни эшләрен “дүрт күз” белән күзәтеп чыгарга тиеш булачак.

Һәм хезмәткәрләр моны совет заманына тиңли. Һәрбер “өтерне тикшерү” башланса, алар хәтта эштән китәчәген әйтә.

Русиядә фән өлкәсендә эшләүчеләрнең яше “картая” баруы турында инде һәркемгә мәгълүм. Хезмәт хакының түбән булуы сәбәпле, яшьләр фәнгә килми. Килгәннәре исә күпчелектә чит ил грантларына өметләнә, яисә бөтенләй шунда китеп урнашу ягын карый.

XS
SM
MD
LG