Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге киңәшләшә


Чехия премьер-министры Ян Фишер
Чехия премьер-министры Ян Фишер

Брюссельдә Европа Берлегенең ике көнлек саммиты башланды. Күзәтүчеләр бу җыен аеруча бәхәсле булыр, дип фаразлый.

Иң беренче чиратта, үзгәртеп корулар үткәрер өчен кабул ителгән Лиссабон килешүенең Чехия тарафыннан һаман да расланмавы Европа Берлеге илләренең ачуын китерә.

Чехия президенты Вацлав Клаус бу килешүне, ил куйган шартлар үтәлгән очракта гына имзаларга риза. Ул Чехия өчен чыгарма ясарга сорый. Әлеге документны тикшергән Чехия Конституция мәсьәләсен бу эшне карауны 3 ноябрьгә кичектерде. Лиссабон килешүенең ратификацияләнмәве Берлектәге башка мәсьәләләргә тотынырга ирек бирми.

Әйтик, әгъза илләр президенты сайлау мәсьәләсенә күчә алмыйлар. Бу урынга Британиянең элекке премьер-министры Тони Блеир һәм Люксембюрг хөкүмәте башлыгы Жан Клод Жанкер, башка сәясәтчеләр дә дәгъва итә. Берлекнең тышкы эшләр министры алышыныр дип көтелә. Бу урынга да яңа нәмзәт мәсьәләсе тикшерелә.

Әмма Еропа Берлеге алдында тора торган иң мөһим мәсьәлә ул – климат үзгәрүе. Европа Комиссиясе президенты Жозе Мануэль Борозу, 28 октябрьдә ясаган чыгышында килешүне кабул итү безнең әхлаки хокукыбыз диде.

"Климат үзгәрүе ерак киләчәктә түгел, бугенге көндә бара, мин су биеклеге кутәрелү аркасында юкка чыгарга мөмкин кайбер илләрнең җитәкчеләре белән очраштым", диде Боррозу.
XS
SM
MD
LG