Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурихан Фәттахның хәзинәсе табылды


Хәзинәгә язучының хатыны Руфина Фәттахова тап була. Төгәлләнмәгән әсәрне үз кулы белән яңадан күчереп чыга. Шулай итеп, “Аклан” романы, ниһаять, китап киштәләрендә урын алды.

“Нур-маркет” кибетендә “Аклан” романы басылу уңаеннан очрашу оештырылды. Анда татар зыялылары, әдипнең гаиләсе катнашты. Язучылар “Аклан” романын Нурихан Фәттахның халыкка биреп калдырган хәзинәсе дип атады.

“Аклан” Атлантида турында

Татарстанның халык язучысы, тарихи әсәрләр авторы Нурихан Фәттах 2004 елда вафат булган иде. “Аклан” романын 1982 елда ук яза башлаган була. Әмма фәнгә кереп китеп, романын төгәлли алмады, ди Руфина Фәттахова.

“Аклан” әсәре тарихта зур бәхәсләр уяткан Атлантида утравына багышланган. “Нурихан татарның килеп чыгышын көнчыгыштан түгел, көнбатыштан дип әйтә иде. Ул татарларның борынгы Греция, Мисыр, шумер цилизациясеннән килеп чыгуын үзенең хезмәтләре белән исбатлады”, ди Фәттахова.

Руфина Фәттахова
Атлантида утравы вулкан атылып юкка чыккан. Нурихан Фәттах исә татарларның борынгы бабаларының бер өлеше шул утрауда яшәгәннәр дип фаразлаган. Ә вулкан атылган вакытта утрауда булмыйча исән калучылар татарларның бабалары булырга тиеш, татарда юкка гына “җир йотсын”, “таш яуса да киләм” кебек әйтемнәр болай гына килеп чыкмаган, алар Атлантида белән бәйле, ди яза ул.

“Безнең халык кызыл кар яугач булыр дип әйтергә ярата. Ә кызыл кар вулкан атылгач кына ява. “Диңгез кичтем” дип тә җырлыйлар. Ә без бит диңгез буенда яшәмибез. Нурихан халык әкиятләрендә дә борынгы татарлыкны таба иде. Шуңа күрә “татарны Гумилевтан да, башкалардан да эзләргә кирәкми, татарның үзеннән эзләргә кирәк”, дип әйтә иде. Аның бөтен максаты – татарның килеп чыгышын дәлилләү булды”, ди Руфина Фәттахова.

Татар тарихына юл яручы

Тарихи романнар авторы, Тукай бүләге иясе Мөсәгыйт Хәбибуллин фикеренчә, Нурихан Фәттах тарихи әсәрләр яза башламаган булса, ул бу эшкә, бәлки, алынмас та идем, ди ул.

“Аның романнарын укып, тарихыбыз турында уйлап әсәрләр язарга керештем. Мин Атилла чорларын, ягъни V гасырны яза башларга булдым. Чөнки ул инде бу чорга кадәр вакытны өйрәнгән иде. Моңарчы тарихыбызны язарга рөхсәт итмәделәр. Ә Нурихан Фәттах кыюлыгы аркасында башка язучыларны тарихка кереп китәргә мәҗбүр итте”, ди Хәбибуллин.
Мөсәгыйт Хәбибуллин


Аның фикеренчә, Нурихан Фәттахка фест дисбесен өйрәнгәне өчен академик исеме бирергә кирәк булган. Әмма аны галим итеп күтәрмәделәр, ди ул.

Камал театры артисты Әзһар Шакиров та татар тарихын Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур”, “Сызгыра торган уклар” романнары аша ачуын әйтә.

“Безгә илдә бер генә милләт – урыс милләте бар, аларның гына тарихлары борынгы дип өйрәттеләр. “Итил суы ака торур”ны укыгач шаккаттым”, ди Шакиров.

Шагыйрә Нәҗибә Сафина исә “Аклан” романы татар халыкның сират күперен үтү чорында басылуы юкка гына түгел дип белдерде.
Фоат Галимуллин
Профессор Фоат Галимуллин Нурихан Фәттахның бер генә әсәренең дә тарихчылар тарафыннан кире кагылмавын искә алды.
“Башкалар идеология таләпләренә туры килгән әсәрләр язганда ул татар тарихының төпкелләренә төште. Кытай чыганакларын өйрәнде. Шуннан башка “Сызгыра торган уклар” кебек романны язу мөмкин түгел”, ди Галимуллин.

Хәзинәләр табыла тора

Руфина Фәттахова әйтүенчә, Нурихан Фәттахның басылмаган мирасы байтак. Курчак театры өчен язылган пьесасы, шулай ук моңарчы билгеле булмаган сәхнә әсәре бар икән. Бәлки, быел ук язучыга багышланган истәлекләр китабы да басылып чыгар. Әдипнең дәвамчылары мәкаләләрен, фәнни хезмәтләрен дә халыкка чыгарасы бар әле”, ди Фә
XS
SM
MD
LG