Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "дуңгыз" гриппыннан вакцинаны көтәләр


Казанда яңа грипптан вакцинаны кадау декабрьдә башланачак, дип көтелә. Русия куллану базаларын күзәтүчелек оешмасының Татарстан бүлеге хезмәткәре Елена Бугрова, гадәтти грипптан ясала торган вакцинаны ясатырга чакырды.

“Бу вакцинага A/H1N1 гриппы төрендәге штамм да кертелгән, шуңа күрә грипптан укол кадату шушы куркыныч авыру эләккән очракта да, аның кискенләшмичә үтеп китүенә ярдәм итәчәк", диде белгеч.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, гадәти грипптан вакцинаны 100 меңгә якын Казан кешесе кадаткан.
XS
SM
MD
LG