Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:26

Фәрит Мөхәммәтшин: республика “бөек урыс” төшенчәсенә каршы дип белдерде. Бу хакта ул Татарстан халыклары Ассамблеясенең Алабугада үткән күчмә утырышында әйтте.

Татарстанда эшли торган милли оешма вәкилләренә Алабугада интернационализм булуы күрсәтелде. Анда Ассамблеягә теркәлгән мари, удмурт, украин, беларус, кыргыз, керәшен, гарәп оешмалары вәкилләре катнашты.

Казан кунакларын беренче итеп якшәмбе мәктәпләре белән таныштырдылар. Алабугада һәр ял саен 3-нче мәктәптә 8 якшәмбе мәктәбе эшләп килә икән. Биредә чуаш, удмурт, мари, керәшен, әрмән балалары милли гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен өйрәнә. Татарстан халыклары Ассамблеясенең Алабуга бүлеге җитәкчесе Людмила Григорьева әйтүенчә, балалар якшәмбе мәктәпләренә үз теләкләре белән генә йөри.

Мари балалары
Барлык халыкларның биюләре кергән концерт та күрсәтелде. Иң ахырда татар биюен укучылар гына башкарып калмады, бар кунаклар да бии башлады. Татар халкының гимны булган “Туган тел”не бөтен зал җырлады.

Алабугада татар мәктәбе бар

Шәһәрнең 1-нче татар гимназиясендә бөтен мәгълүмат бары татарча гына язылган. Мәктәп район, республика күләмендә дә зур уңышларга ирешеп килә, ди җитәкчеләр. Мәктәптә берничә җыр һәм бию төркемнәре, театр түгәрәге дә бар. Ана теле укытучылары да “татар телен кыскартмыйлар, моңарчы бетмәгәнне хәзер генә бетмәс” ди алар. Белем учагында факультатив рәвештә шахмат дәресе дә керткәннәр. Факультатив кына булса да, яңа дәрескә балаларның бөтенесе дә йөри.

Район җитәкчесе урынбасары Елена Соловьева сүзләренчә, Алабуганың барлык мәктәпләрендә урыс балалары татар телен дәүләт теле буларак өйрәнә. 40% татар баласы татар телен ана теле итеп укый. Балалар бакчаларында 1000-ләп бала да татарча тәрбияләнә. Гомумән, районда 73% бала туган телендә укый.
Керәшен балалары


Урынбасар мәктәпләрдә татар телен сыйфатлы укытуда кыенлыклар булуын әйтеп узды. “Әйе, алар бар”, ди ул. Әмма бу темага шуның белән нокта куелды.

Елена Соловьева Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең тәкъдимнәрен дә әйтте. Русия күләмендә үтә торган “Селигер” җыены кебек чараны Алабугада оештырырга кирәк, диде ул.

Ассамблеянең Алабуга бүлеге җитәкчесе Людмила Григорьева сүзләренчә, районда Бөтендөнья татар конгрессының һәм республиканың керәшен иҗтимагый оешмасы актив эшләп килә. “Татар егетләре алып барган эш белән чынлап торып горурланып була”, диде Григорьева.

Районның Олы Шүрнәк мәктәбендә белем бирү этнокультур компонент нигезендә алып барыла. Керәшен балалары инде берничә ел үзләренең тарихларын, җыр-моңнарын өйрәнә икән.

Людмила Григорьева
“Анда керәшеннәрнең этногенизы, этнографиясенә зур игътибар бирелә. Мәктәптә керәшен музее да бик яхшы эшләп килә. Балаларга йолаларны, гореф-гадәтләрне аңлату өчен авылның өлкән кешеләрен мәктәпкә чакырып матур кичәләр уздыралар. Бөтен мәктәпләрдә алып барылырга тиешле тагын бер юнәлешне – нәсел шәҗәрәләрен өйрәнәләр. Бүген Шүрнәкнең һәр баласы җиде буынга кадәр нәсел агачын белә”, дип сөйли Людмила Григорьева.

Алабуга Татарсатнның милли сәясәтен дөрес үти

Утырышта катнашкан җитәкчеләр Алабуга оешмасына әнә шундый бәя бирде. Ассамблея башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин башка районнарны да алабугалар кебек эшләргә чакырды.

Шәһәрнең мәдәният йортында узган җыелышка кадәр фойеда Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Олег Морозовка Алабугада яшәүче төрле халыкларның туй табыны күрсәтелде. Фольклор ансамбльләре марича, чуашча, урысча җырлады, биеде.

Морозов туй табыны белән танышканда чуаш балалары белән сөйләшеп китте. “Чуаш телен өйрәнәсезме? Аны саклау кыенмы?” дип сорады. Чуашлар үз чиратларында “бик кыен” дип җавап кайтарды.
Морозов чуаш балалары белән аралаша


Мәскәү вәкиле Олег Морозов сөйләвенчә, Русия күпмилләтле дәүләт, әмма Татарстан бу яктан аерылып тора. Татарстанда дистә ел гына түгел, гасырлар дәвамында төрле халыкларның телләре, тарихлары, гореф-гадәтләре бер-берсен баетып яши.

“1990-нчы еллар башында кызу, бәлки, бик акыллылар төрле төрле милләтләрнең аралашып яшәвен Русиянең, Татарстанның көчсезлеге дип игълан итәргә маташты. Сәнгатьтә, диндә безне бер-беребездән аерырга теләде. Сезнең төп максатыгыз – башкаларга милләтара, динара мөнәсәбәтләрнең ничек урнашырга тиешлеген күрсәтү”, диде Морозов.

Олег Морозов Русиянең милли сәясәтен канунлаштыру турында бәхәсләр баруын әйтте. “Мондый документ иртәме, соңмы кабул ителергә тиеш”, ди ул.

Фәрит Мөхәммәтшин исә моңарчы дәүләтнең милли сәясәте турындагы документның һәрвакыт “бөек урыс милләте” төшенчәсенә таянып эшләнүен, милли республикаларның моңа каршы булуын әйтте. “Кризис вакытында бу мәсьәләне федераль үзәк каршында күтәрмибез. Әмма документ кабул ителергә тиеш”, ди Мөхәммәтшин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG