Accessibility links

Кайнар хәбәр

Репрессия корбаннарына ярдәм... 136 сум


Казандa сәяси репрессия корбаннары матәм көнендә үзләренә караган Русия кануннары кичекмичә үзгәрергә тиеш дигән мөрәҗәгать кабул итте.

Казан Дәүләт техник университет (КАИ) доценты Әскәр Хөснетдиновның әтисен күзләүдә гаепләп 1937-нче елда атып үтергәннәр. Казан университетының медицина факультетын тәмамлагач Кыяметдин Хөснетдиновны Хабаровски якларына хәрби хезмәткә чакыралар. Хатыны белән ялга Казанга кайтканда тимер юл вокзалында кулга алганнар аны. Атып үтерелгәч 3 баласы кала. Әскәр уртанчысы була.

Сәяси репрессия корбаны баласы буларак кулга тотарлык бер генә ташламам бар, ул да булса трамвайга бушка утырып йөрим, ди Хөснетдинов. Пенсия яшендә булуга карамастан эшли әле ул. Советлар берлеге вакытларын искә төшереп торган бер генә әйбер дә, хәтта Казанның Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле дә алып ташланырга тиеш ди.

Әскәр Хөснетдинов
“Совет вакыты онытылсын. Кирәге юк аның. Ул чорның дәвамчылары бар бит әле дә. 7-нче ноябрьдә анда тагын урам йөреше булачак. Тарих тагын кабатлана күрмәсен”, ди Хөснетдинов.

Күпме тырышып караса да, әтисенең кайда күмелгәнлеге, гомеренең соңгы көннәре турында дөреслекне таба алмаган. Сәяси репрессия корбаннары турында хакыйкатьнең әлегә бик күп өлеше ябык ди ул. Әскәр Хөснетдинов әнисе ягыннан үзен Мәрҗәни нәселе дәвамчысы дип белдерә.

Казан шәһәре Идел буе районында яшәүче сәяси репрессиягә дучарлар оешмасының башлыгы Фәрзәнә Кулеева, соңгы елларда сәяси репрессиягә эләгеп исән калганнарны, корбаннарның балаларын Русия хөкүмәте бөтенләй онытты, ди.

“Безнең бөтен ташламалар бетте диярлек. Шифаханәләргә барыбыз да бара алмый. Инвалидларга гына бар. Минемчә, безнең бөтен репрессия корбаннары инвалид бит.

Элек бөтен гаилә әгъзалары да коммуналь түләүләргә ташлама ала иде. Ул да юк хәзер. Даруларга ташламаларыбыз бар иде, алар да бетте. Юллама белән тәэмин итә алмасалар акча бирә иделәр. Хәзер ул да юк”, ди Фәрзәнә Кулеева.

Кулеева сүзләренчә, Мәскәүдә хәлләр күпкә шәбрәк. Пенсияләренә өстәмәләр дә, юллама алмаучыларга 3 мең сум акча да бирелә икән.

“Ә безгә репрессия корбаны булган өчен 410 сум акча бирелә. Шуның 274 сумы транспортка китә”, ди Кулеева.

30 октябрь көнне Казанның Хәтер һәйкәле янында узган җыен вакытында сәяси репрессиягә дучар булганнар, корбаннарның балалары Русия һәм Татарстан президентларына, Дәүләт думасына, Татарстан Дәүләт шурасына, Федерация шурасына, Русия хөкүмәтенә мөрәҗәгать кабул итте. Алар Русия президенты каршындагы сәяси репрессия корбаннарын аклау комиссиясе тәкъдимнәрен хуплап канунга үзгәрешләр кертүне тизләтүне үтенә.

Әлеге комиссия 2009 елның 19 октябрендә үзенең җыелышын үткәргән. Һәм күп кенә тәкъдимнәр керткән. Анда мөлкәтләре тартып
Фәрзәнә Кулеева
алынганнарны да сәяси репрессиягә эләккәннәр дип танырга диелгән. Матди зыян күргәннәргә акчалата ярдәм итү, корбан булганнарның оныкларының да бу акчаларга хокукы булу һәм башка социаль ташламалар турында да язылган.

Казанның “Мемориал” җәмгыяте шурасы рәисе Степанов әлеге мөрәҗәгатьне матәм җыенына килгәннәргә дә таратты. Депутатларга, Федерация шурасы вәкилләренә җибәрегез, без аларны һәрьяклап хәдәфкә алырга тиеш, канунга төзәтмәләр Дәүләт думасының чираттагы сессиясендә үк каралсын, диде. Степанов сүзләренчә, таләп итмәсәң, ваемсызлыкны көт тә тор. Казаннар Зурабов вакытында кабул ителгән кануннарны каһәрли.

Ә Фәрзәнә Кулеева исә репрессиягә дучар булганнар алдында гафу итәр вакыт та җитте ди.

“Оешма әгъзалары дәүләт җитәкчеләре безнең алдыбызда гафу үтенсеннәр иде ди. Менә Николай патшага бит тәүбә иттеләр, покояние булды. Аларны да Совет власте юк итте. Безнең алдыбызда нигә гафу үтенмиләр. Безнең күңелебез булыр иде. Ата-бабаларыбызның рухлары шат булыр иде”, ди Кулеева.
XS
SM
MD
LG