Accessibility links

БМО белгечләре Русияне тәнкыйтьли


БМО вәкилләре Русиядә хакимиятләргә каршы чыгучы журналистлар, хокук яклаучылар тиешенчә якланмый, дип белдерә. Белгечләр әзерләгән хисапта сәяси максатлада үтерешләрнең, эзәрлекләү очраклары булуы турында мисаллар китерелә.

Белгечләр милләт ара нәфрәт аркасында җинаятләрнең артуына борчылу белдерә һәм чаралар күрергә чакыра.

БМО вәкилләре шулай ук, Кавказ республикаларында кеше хокукларының бозылуы өчен, Русия хакимиятләрен тәнкыйтьли. БМО белгечләре бу төбәктәге җинаятьләр җәзасыз кала, ди.
XS
SM
MD
LG