Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада A/H1N1га каршы вакцина әзер


Уфада “Иммунопрепарат” берләшмәсендә Русиядә киңкүләм җитештерү өчен A/H1N1 гриппына каршы 7 вакцина ясалган.

Җәй уртасында, мәгълүмат чаралары шушы медицина ширкәтенең дөньяны куркыткан яңа грипп штаммын алуы һәм вакцинаны әзерли башлавы турында хәбәр иткән иде. Хәзер Уфадагы белгечләр, A/H1N1 гриппыннан саклану чарасын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә әзер. Җитештерү оешмасының фәнни киңәшчесе Михаил Пушкарев әйткәнчә, 1млн 190 мең доза әзерләнгән. Аның исеме “Пандефлю” булачак.

Матбугат вәкиле Гузәл Юсыпова, вакцина бөтен сынауларны үтте, кичерү, иминлек ягыннан яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, дип белдерде.

Шулай ук, киң күләм җитештерүгә әзерлек бара, дару гадәти гриппка каршы вакцина кебек ясала. Вакцинаның сыйфаты тикшерелгәннән соң һәм тиешле кәгазьләр ясалганнан соң, дару медицина оешмаларына җибәреләчәк, диде оешманың матбугат вәкиле.

Элегрәк, Русиянең социаль үсеш һәм сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле вакцинаны халыкка 9 ноябрьдә бирә башлыйбыз, дип әйткән иде. Бар Русия буйлап кайсы илдә ясалган вакцинаны кертергә җыеналар, әлегә билгеле түгел. Татарстанга авырудан саклану чарасы декабрь аенда килеп җитәр дип көтәлә.

Барлыгы Русиядә бу авыру 2 меңгә якын кешедә табылган, 5 кеше "дуңгыз" гриппыннан үлгән.
XS
SM
MD
LG