Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Украина яңадан түли алмас шикелле


Русия премьер-министры Владимир Путин Украина белән газ өчен түләү мәсьәләсендә яңадан кыенлыклар туу ихтималы турында белдерде. Путин, хөкүмәт рәисе Юлия Тимошенко сүзләренә таянып, президент Ющенко түләүләргә чикләүләр сала, Үзәк банк һәм хөкүмәт арасындагы хезмәттәшлеккә каршы килә, дип белдерде.

Бугенге очрашуда премьер-министр Владир Путин: "Украинаның энергия өчен түләү мәсьәләсендә тагын кыенлыклар килеп чыгар ахрысы. Бик кызганыч. Европа Берлеге Украинага вәгъдә ителгән акчаларын бирмәде. Безгә бер ай кирәк дисәләр дә. Инде 3 айның үтүенә карамастан Украина бер цент, бер гривна да алмады", диде.

2009 елның гыйнварында Русия һәм Украина арасындагы каршылыклар аркасында Европадагы кулланучыларга газ бирү ике атнага туктап торган иде.
XS
SM
MD
LG