Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:41

Рахмай Хисматулла татар укучысына язучы, шагыйрь һәм журналист буларак билгеле шәхес. Ул Түбән Кама шәһәрендә “Җидегән чишмә” әдәби берләшмәсен оештырган, аннан соң Чаллы язучылар берлеге рәисе булган кеше.

Рахмай Хисматуллага 75 яшь тулган булыр иде. Ул 2004 елда вафат булган иде. Язучы һәм журналистның юбилее үзеннән башка, туганнары, Түбән Кама һәм Чаллы калаларында яшәп иҗат итүче замандашлары, дуслары катнашында узды. Кичәне алып баручы Фәкил Сафин үзенең сүз башында, “Рахмай Хисматуллага җепшеклек” чорында, җитлеккән социализм, үзгәртеп кору, кыргый капитализм заманында яшәп иҗат итәргә туры килде. Ул калдырган әдәби мирас бай һәм аны өйрәнәсе да өйрәнәсе”, диде.

Татарстан дәүләт Шурасы депутаты шагыйрь Роберт Миңнуллин әйтүенчә, Рахмай Хисматулла Татарстан президенты белән бер авылда, Әнәк авылында уйнап үскән. Шушындый ике шәхесләре белән Актаныш яклары горурлана ала. Рахмай Хисматулланы президент авылдашының дан-шөһрәте дә каплап китә алмады. Рахмай Хисматулла – Түбән Камада милләтне, телне саклап калучыларның берсе. Роберт Миңнулинның бу сүзләрен Түбән Камадан килгән иҗат кешеләре дә раслады.

Рахмай Хисматулла 1989 елдан Чаллы язучылар берлеген җитәкли. Аның нинди шәхес булуы хакында: “Гаҗәеп талантлы, ярдәмчел кеше иде. Без, татар язучылары, аны саклап кала алмадык. Гомеренең соңгы елларында иҗатка караганда тормыштагы гаделсезлеккә янды, көйде һәм сүнде. Монда татарга хас хөсетлек тә сәбәпче булды”, ди шагыйрь Мирһади Разов.

Мирһади Разов Чаллы телевидениясе өчен Рахмай Хисматулла белән әңгәмә уздырган. Тапшыру булып узган иҗат кичәсендә күрсәтелде. Моннан 13 ел элек булган әңгәмәдә Рахмай Хисматулла борчуларын да, китап чыгаруда авторларга дәүләт ярдәме булмавын әйтә.

Мәрһүм Рахмай Хисматулланың иҗат кичәсендә аның шигырьләре, шигырьләренә язылган җырлар да яңгырады. Шуларның берсе – “Тот рульне, шофер”.

Рахмай Хисматулла узган гасыр азакларында Чаллы җәмәгатьчелеген Гали Акыш, гыйбрәтле язмышлы язучы Ибраһим Сәләхов белән очраштырган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG