Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:22

“Рубин” “Барселона”ны кабул итәргә әзерләнә


4 ноябрьдә Казанның үзәк стадионында “Рубин” такымы узган елгы җиңүче “Барселона”ны кабул итәчәк. Испания такымы Казанга инде дүшәмбе үк килергә тиеш.

Әлеге уеннарны күзәтергәКазанга Русия премьер-министры Владимир Путинның килүе көтелә.

Җомга көнне “Рубин” Самарның “Крылья Советов” такымын 4:1 исәбе белән җиңде. “Интерфакс” хәбәр итүенчә, Самар җанатарлары үзәк стадионда тәртипсезлекләр оештырып 200 мең сумлык зыян салган. Аерым алганда алар берничә йөз урындык ваткан, трибунада яңгын оештырган һәм азактан тимер койманы җимереп уен барган кырга йөгереп чыккан.

Барлыгы 120 кеше кулга алынган. Тәртипсезлекләрне оештыручыларга җинаять эше кузгатылган.

XS
SM
MD
LG