Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филиппиннарда бер айда 4нче зур афәт


Филипиннарның көнчыгышындагы Куезон төбәге давылдан зур зыян күрде. Төбәктә көчле җил белән яңгырлар дәвам итә. Филлиппиннарда бер ай эчендә 4нче тапкыр булган көчле җил давылда 7 кешенен һәлак булуы белдерелә.

Рәсмиләр башкала Манила һәм тирә яктагы вилаятьләрендә көчле җил белән яуган яңгырның зур ташкыннарга сәбәп булуын белдерде. Филиппиндәге көчле давылларның Вьетнамга тага барачагы фаразлана.

Филлиппиннарда моннан элек булган тайфунда 900-дән артык кеше һәлак булган иде.

БМО афәттән соң төбәк халкына ярдәмгә, 74 миллион доллар бүлеп биргән иде.
XS
SM
MD
LG