Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан дәүләт университеты студентлары пикетка чыкты


Бүген берничә дистә студент һәм Казан дәүләт университетын тәмамлап чыгучылар шәһәр үзәгендәге Мулланур Вахитов һәйкәле янына пикетка чыкты.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, алар “Федераль университет төзү нәрсәгә кирәк”, “Университетка-ирек”, “Сайланучы ректор кирәк” дигән шигарьләр тотканнар.

Пикетка чыгучылар Мәскәү, Петербур дәүләт университеты мисалында Казан дәүләт университетына үзенчәлекле статус бирүне таләп итә, шулай ук алар КДУ ректоры билгеләнүгә каршы чыга. Университет башлыгы сайлап куелырга тиеш дип саный. Шуны яклап алар якын көннәрдә имза җыю башларга исәп тота.
XS
SM
MD
LG