Accessibility links

Кайнар хәбәр

Габдулла 2-нчe тур сайлаудан чигенәчәген белдерде.


Әфганстан президенты Хамит Карзаинең төп көндәше Габдулла Габдулла 7 ноябрьгә билгеләнгән 2-нчe тур сайлаудан чигенәчәген белдерде.

Элек Әфганстан тышкы эшләр министры буларак эшләгән Габдулла, хәрәмләшүләрне бетерәчәк шартлар үтәлмәгән өчен сайлауда катнашудан баш тартуын әйтте.

Габдулла агымдагы шартларның сайлау уздыру өчен уңайлы булмавын алга сөреп, сайлауны бойкот итә.

Габдулла халык һәм сайлау комиссиясе сайлауны кабул итмәскә тиеш дип әйтте.

Август аенда узган президент сайлавында Карзаинең җиңүе ачыкланган иде. Ләкин сайлауда хәрәмләшү булуы турында шикаятләрдән соң узган тикшеренүләрдә сайлауда тәртипсезлекләр булуы ачыкланды. Әлеге шартларда икенче тур сайлаулар узарга тиеш дигән карар чыгарылды.

Габдулла икенче тур сайлау булыр алдыннан элек сайлау комиссиясе башлыгын вазифадан китүен таләп иткән иде.
XS
SM
MD
LG