Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:46

Татарстан хезмәткәрләре наркотикка тест уза


Татарстанның мәктәп укучылары һәм студентларына гына түгел, ә оешма хезмәткәрләренә дә наркотикка тест уздырыла. Бу хакта республиканың наркотикка каршы комиссиясе утырышында наркотикны тикшерү федераль хезмәте идәрәсе башлыгы урынбасары Валерий Абдуллин белдергән.

2007 елны 29 ширкәттә 267 кеше, 2008 елны – 53 ширкәттә 679 кеше, быел 62 оешмада – 883 кеше тикшерү узган. Наркотикка тестны милиционерларда, элемтә өлкәсендә эшләүчеләрдә, химикларда, энергетикларда һәм алкоголь эчемлекләр җитештерүчеләрдә үткәргәннәр. Ә соңгы елларда автотранспорт оешма җитәкчеләре дә үз хезмәткәрләрендә мондый тикшерү үткәрә башлаган.

XS
SM
MD
LG