Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия һәм Русия тышкы эшләр министрлары очрашты


Мәскәүдә Британия тышкы эшләр министры Дэвид Миллибанд белән Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров очрашып ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту турында сөйләште.

Бу соңны 5 елда британ тышкы эшләр министрының Русиягә 1-нче сәфәре.

Русиянең элекке күзләү офицеры, британ ватандашы Александр Литвиненконың 2006 елда Лондонда агулап үтерелүеннән соң, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр киеренкеләшеп китте.

Русия төп шикләнелүче Андрей Луговойны Лондонга тапшырудан баш тартты, соңрак Луговой Дәүләт Думасына сайланды.

Британиянең Русияәдә хөкем ителгән Русия ватандашларын тапшырмавы исә Мәскәүнең ачуын чыгарды.

Миллибанд ике ил уртак проблемаларга каршы хезмәттәшлек итәргә тиеш диде. Лавров исә “чишелмәгән мәсьәләләр” булуга карамастан, икътисадый бәйләнешләрнең көчәя баруын әйтте.
XS
SM
MD
LG