Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялгыш хәбәрдән соң КамАЗ хиссәләре сикерде


Германиянең Daimler ширкәте КамАЗ хиссәләренең 5 процентын сатып алырга тели дигән ялгыш хәбәр сәбәпле КамАЗ хиссәләрен сату күләме 17 мәртәбә артты.

Узган җомгада Интерфакс хәбәр агентлыгында Монополиягә карты федераль көрәш хезмәте башлыгы Игорь Артемьевның Daimler КамАЗ хиссәләрен сатып ала дигән сүзләре чыкканнан соң, КамАЗ хиссәләренең бәясе шундук 30 процентка сикерде.

Соңрак исә бу хәбәрнең дөрес булмавы ачыкланды.

Казан вакыты белән көндезге сәгать берләр тирәсендә чыккан шушы хәбәрдән соң, хиссәләрнең кисәк күтәрелүе сәбәпле, аларны сату беразга туктатылып та торды.

1 сәгать чамасы тәнәфестән соң да КамАЗ хиссәләре тирәсендәге ыгы-зыгы тынычланмады.

“Ведомости” газеты хәбәр итүченчә, нәтиҗәдә КамАЗ хиссәләренең гомуми бәясе 30.7 процентка арткан. Бу арту 13.5 милиард чамасы булган.

2008 елның декабрендә Daimlerның “Тройка Диалогтан” КамАЗның 10 процентын сатып алуы игълан ителгәннән соң, КамАЗ хиссәләре бәясе 13 процент чамасы гына күтәрелгән иде.

Шул ук көнне, 30 октябрьдә ялгыш хәбәр төзәтелгәннән соң исә КамАЗ хиссәләренең бәяләре кире төшә башлады.

Монополиягә карты федераль көрәш хезмәтенең матбугат вәкиле Ирина Кашунина Артемьевның башка нәрсәне күзалдында тотканлыгын белдерде.

Кашунина әйтүенчә, Daimler белән бәйле”ФКТ холдинг ГмбХ” ширкәте КамАЗ белән бергә төзелүче “Фуро КамАЗ тракс рус”ширкәтенең 100 процентын алырга тели. 28 октябрьдә Монополиягә карты федераль көрәш хезмәте нәкъ менә шушы мөрәҗәгатьне хуплаган булган.

КамАЗ белән Daimler Чаллыда, КамАЗда алман йөк машиналарын чыгарачак һәм аларны сату белән шөгыльләнәчәк ике уртак ширкәт төзи.

Нәтиҗәдә алман ширкәте яңа базарларга керә алачак, КамАЗга исә Daimler аша яңа технологияләр киләчәк.

Артемьев хатасы нәтиҗәсендә Мәскәү банкара валюта базарында КамАЗ хиссәләрен сату күләме 430 миллион сумнан артып китте. Бу октябрь аендагы гадәти көн күрсәткечләреннән 17 мәртәбә артыграк.
XS
SM
MD
LG