Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи икенче тур сайлаусыз гына президент була


Әфганстан үзәк сайлау комиссиясе рәсми рәвештә Хәмит Карзаиның президент булып сайланганлыгын игълан итте.

Комиссия рәисе Даутгали Нәҗәфи шулай ук бу шимбә 7 ноябрьгә билгеләнгән икенче тур президент сайлавының булмаячагын белдерде.

Узган якшәмбе президент Карзаиның көндәше, элекке тышкы эшләр министры Габдулла Габдулла сайлау ирекле һәм гадел булмаячак дип икенче тур сайлау алды көрәшеннән чыгуын белдергәч, Карзаи бердәнбер намзәт булып калган иде.
XS
SM
MD
LG