Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барсалар Рубинны җиңү авыр булачагын аңлый


Казанның “Рубин” футбол такымы белән Чемпионнар лигасы уенына әзерләнү өчен “Барселона” футболчылары бүген Татарстан башкаласына килә.

Испан такымы очкычы һава аланына Казан вакыты белән кичке тугызынчы яртыда төшә.

Такым әгъзаларыннан тыш очкычта 45 журналист һәм шул кадәр үк җанатар да булачак.

“Барселона” уенчылары футбол матчы үтәчәк стадионнан 200 генә метрдагы “Мираж” кунакханәсендә урнашачак.

Барсалар (барселоначылар) сишәмбене матбугат очрашуыннан башлап күнегүләр белән дәвам итәргә җыена.

Казанга килер алдыннан “Барселона” җитәкчесе һәм сакчысы Карлес Пуйол барсаларның чәршәмбе, 4 ноябрьдә үтәчәк уенда “Рубинны” җиңү авыр булачагын бик яхшы аңлавы турында белдерде.

Пуйол баркаларның такымдагы кризис турында сүзләрне бетерергә көче җитмәсә дә, атна ахырында Памплонаның (Испаниядә) Рейно де Наварра стадионында “Осасунага” каршы уеннан соң (1:1) нәтиҗәләре кимүгә карамастан, такым яхшы хәлдә дип исәпләвен белдерде.

“Стадион яки һава температурасы безгә туры киләме-юкмы, җиңү өчен ни кадәр нык тырышырга кирәк икәнен без аңлыйбыз. Без Барса һәм без һәрвакыт бер үк уй белән уйнаячакбыз: тупны көндәш ягында тотарга һәм һөҗүмчән булырга”, - диде Пуйол TV3 телевидениесенә.

“Кризис турында сүзләр без бетерә алмый торган нәрсә, уңай нәтиҗә булганда күп кенә нәрсә әйтелми кала. Әмма шунысы ачык – такымыбыз яхшы хәлдә, Памплонада без яхшы уйнадык һәм җиңүгә лаек идек” ди Пуйол.
XS
SM
MD
LG