Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әдәбиятка бәя бирелде


Татарстан Язучылар берлегенең 75 еллыгы уңаеннан XXI гасыр татар әдәбияты, татар әдәби теленең сакланышы һәм үсеш юнәлешләре дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте.

Татарстан фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе, әдәби тәнкыйтьче, галимә Дания Заһидуллина әйтүенчә, татар әдәбиятенең киләчәге дә, шул ук вакытта проблемалары да бар.

“Татар әдәбиятының дөнья укучысына танытырлык мөмкинлеге, потенциалы бар. Ләкин, минем фикеремчә, әдәбиятның үсеше аерым әсәрләр язу һәм шушы әдәби процесска юнәлеш күрсәтү белән үрелеп барырга тиеш. Бездә, кызганычка каршы, фән һәм тәнкыйть ягыннан, әдәбиятка юнәлеш күрсәтү, иң отышлы дөнья әдәбияты масштабында кызыклы булган алымнарны билгеләп бару юнәлешендә эш җитеп бетми. Бүгенге фәнни-гамәли конференциянең оешуы шушы юнәлештә бер адым”, ди Дания Заһидуллина.

Әлеге җыен вакытында татар шигъриятенә һәм әдәбиятына аерым-аерым анализ ясалды.

Бүгенге шигърият тынычрак


Чарада китап сәүдәсе дә булды
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты галимәсе Фирдәвес Хәсәнова сүзләренчә, милләт темасын калкытып сурәтләү XX гасыр ахырында бигрәк тә киң җәелеп китә.

“Дөрес, ярсу шигърият артка калып бара. Бүгенге шигырь ул тынычрак, уйчанрак, фикерлерәк. Әмма туган телне югалту куркынычы яный башласа Илдус Гыйләҗев кебек “Минем ике Ватаным юк” дип аяусыз да булырга сәләтле”, ди Хәсәнова.

Проза сүрелә төште

Ә Казан дәүләт университеты галимәсе Халисә Ширман татар прозасын дулкынга тиңләде. “1980-85 елларда беркадәр пассивлаша төшкән татар прозасы милли күтәрелеш елларында җанланып өскә омтылды. Беркадәр үзенең шул халәтен саклап торганнан соң, 2005 еллардан соң сүрелеп кабат үз хәленә кайтып төште”, ди Ширман. Ул дулкыннарның куәтен иҗтимагый вакыйгалар белән дә бәйли.

Тел – йөрәк ярасы

Халык шагыйре, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин сан ягыннан азчылык халыклар өчен телне саклау йөрәк ярасы булып тора дип белдерде. Татар теленең мәктәпләрдә кысыла баруын да билгеләп үтте ул. Әдәби әсәрләрне укучылар саны кимүне дә әйтеп китте.

“Соңгы матбугат күп булып күренсә дә, сизәсезме, татар телендәге басмалар кимеп бара. Моннан 4-5 ел “Казан” журналы ике телдә чыга иде. Хәзер ул татар телендә чыкмый. “Татарстан” журналының соңгы айларда татарчасын күрмим. Әлеге журналларда тел мәсьәләләре турында да сөйли алыр идек бит”, ди Равил Фәйзуллин.

Татар теле Универсиадада беренче

Үзенең чыгышы вакытында Равил Фәйзуллин озакламый булачак зур халыкара чара – Универсиада турында да әйтеп китте. “Ул чарага бик күп туристлар һәм спортчылар килер. Шул форсаттан безнең туган телне дә аларга яңгыратырга иде бит. Алар да җирле халыкның теле белән кызыксынырга тиештер бит”, ди Равил Фәйзуллин.

Әлеге җыен кабул иткән резолюциягә дә Универсиада вакытында татар теле беренче тел булып барырга тиеш дип язылды. Шулай ук резолюциягә телне саклау, әдәбиятны үстерү, китап басу мәсьәләләре дә кергән.
XS
SM
MD
LG