Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан көчләре Талибанның мөһим шәһәрен алды


Пакстан армиясе генерал-майоры Атар Габбас хөкүмәт гаскәрләре Көньяк Вәзирстандагы иң зур шәһәрләрнең берсе булган һәм Пакстандагы Талибанның элекке идарә үзәге урнашкан Канигуррам шәһәрен тулысынча үз кулына алды дип белдерде.

Исламабадтагы матбугат очрашуында Габбас Канигуррам һәм аның тирәсе террорчылардан тулысынча чистартылды диде.

Габбас шулай ук ул тирәнең миналардан чистартылганлыгын һәм анда 5 йөк машинасы тулы кораллар, сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаткычлар табылганлыгын белдерде.

Берничә атна элек Пакстан соңгы елларда Талибан көчәеп киткән Көньяк Вәзирстанда сугышчыларга каршы киңкүләм хәрби чаралар башлады.
XS
SM
MD
LG