Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ает Уфа белән Казанны берләштерә


Фатих Кәрим һәйкәленә чәчәк салу
Фатих Кәрим һәйкәленә чәчәк салу

Шагыйрь Фатих Кәрим тууына 100 ел тулу уңаеннан кичә узды. Бу чара Башкортстан һәм Татарстан җәмәгатьчелеге вәкилләре, абруйлы шәхесләр катнашлыгында үтте.

Фатих Кәрим шигырьләре туган телен яраткан һәр татар кешесенә мәктәп елларыннан билгеле. Аның юбилей елында җәмәгатьчелек теләге белән дистәләрчә истәлекле чаралар үтте. Тормыш шартлары, сәяси система үзгәрсә дә, Фатих Кәримнең иҗаты һәм аның фаҗигале язмышы тагын да кадерлерәк, халыкка якынрак була бара. Шагыйрь туган Ает авылы Башкортстан, Татарстан һәм Оренбур өлкәсе чигендә, зур шәһәрләрдән, олы юллардан читтә урнашкан. Әлеге авылда үткән бәйрәм чарасы ике республика өчен дә әһәмиятле иде.

Монда Казаннан шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова, оныгы Артем Кәримов, Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, милли музей вәкиле Флера Дәминова һәм башка күренекле җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, мәдәният хезмәткәрләре килде.


Уфадан Бишбүләккә килүчеләр арасында Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчесе Румил Азнабаев, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Башкортстанның язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Кадим Аралбаев, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе, шагыйрь Ирек Киньябулатов һәм Башкортстан милли әдәбияты музее җитәкчесе Гөлдар Моратова һәм башка иҗат әһелләре катнашты.

Килгән кунакларны милли киемле кызлар ипи, тоз, чәкчәк һәм кымыз белән каршы алды. Башкортстан һәм Татарстаннан килүчеләр шагыйрьнең Ает авылындагы һәйкәленә чәчәкләр салды. Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатауллин Уфа, Казан кунакларын шагыйрь исемендәге урта мәктәпкә алып керде. Ул бу мәктәпне төзекләндерү өчен Башкортстан хөкүмәте тарафыннан кирәкле акча бирелүен әйтте.

Румил Азнабаев
Бу вакытта авыл мәдәният йорты каршында бәйрәм башланып китте. Биредә шагыйрьнең иҗатына, тормыш юлына багышланган күргәзмә һәм Ает ягы осталарының кул эшләнмәләре күпләрдә кызыксыну уятты. Мәдәни кичәне район хакимияте башлыгы Наил Гатауллин ачты. Ул Фатих кәрим музеена телевизор бүләк итте.

“Туган илебезнең горулыгы булырлык бик күп шәхесләр туган безнең якларда. Алар арасында Фатих Кәримне белмәгән кеше юк. Ул ачы язмышлы шәхес. Аның тормыш юлы, иҗаты катлаулы чорларга туры килде. Фатих Кәримгә нинди генә яла, нинди генә исем такмыйлар. Әмма ул ирләргә хас нык рухлы кеше, олы талант иясе булып кала”, диде Наил Гатауллин.

Залга җыелган якташларын сәламләп Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым әнисе көндәлегеннән әтисенә кагылышлы матур истәлекләрне, хатлардан өзекләрне тамашачыга җиткерде. Шагыйрьнең гаиләсе исеменнән ул музейга DVD һәм СD язмаларын яңгыратучы музыкаль үзәк бүләк итте.
Ринат Закиров


Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчесе Румил Азнабаев шагыйрьнең ике республика халкы өчен дә кадерле булуын, аның таланты милләтләрне берләштерүен әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исә, шагыйрьнең авылдашларын, якташларын котлап тәбрик сүзләрен җиткерде. Фатих Кәримнең рухын саклаганнары өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә дә бергә-бергә дуслыкта, аралашып, берләшеп яшәргә чакырды. Ринат Закиров авыл мәктәбенә татар китаплары, ә музейга компьютер бүләк итте.

Ринат Харис
Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис Фатих Кәримнең сәяси репрессия корбаны булуын искә алып, аның фаҗигале язмышы турында сөйләде.

“Фатих Кәрим үзенең бер шигырендә “Без утта да яндык, без диңгездә дә баттык” дип яза. Бу сүзләрне сугышта булган һәр кеше дә әйтә ала кебек. Әмма Фатих Кәримнең бу сүзләрендә гаҗәеп тирән мәгънә ята. Ул 1937 елда кулга алынгач, өч еллап Казанда төрмәдә була. 1940 елда башында аны Комига урман кисәргә җибәрәләр. Әмма 1941 елда кулга алынган кешеләр кирәкми була башлый. Шуннан соң аларны Ак диңгездә баржага төяп, ут төртеп яндыралар. Шунда ике кеше генә исән кала. Шуларның берсе Фатих Кәрим була”, диде Ринат Харис.
Кадим Аралбаев


Тантана Фатих Кәрим шигырьләренә язылган җырлар, шагыйрьнең шигырьләре һәм милли биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм өч телдә - татар, башкорт, рус телләрендә алып барылды. Бу кичәдә биш елга бер тапкыр бирелә торган Фатих Кәрим премиясе лауреатлары да билгеле булды. Алар арасында Башкортстанның язучылар берлеге рәисе Кадим Аралбаев та бар. Ул Бишбүләк районы гимнын иҗат иткән шәхес. Әлеге бәйрәм дә шушы гимнның дүрт телдә яңгыравы белән тәмамланды.

Бишбүләк районында күпчелекне тәшкил иткән чуаш һәм башкорт белән бергә яшәүче татарлар өчен Аетта үткән бу чара зур әһәмияткә ия. Бөек татар шагыйренә игътибар, аның каһарманлыгы һәм иҗаты бөтен тирә-якның рухи тормышына тәэсир итә. Бу вакыйга Бишбүләк районында, гомумән Башкортстанның Бәләбәй төбәгендә яшәүче татарларның милли тормышының тагын да җанлануына өмет уятты.
XS
SM
MD
LG