Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:03

Ющенко Русия белән газ килешүен үзгәртергә тели


Украина президенты Виктор Ющенко хөкүмәттән бу ел башында Русия белән төзелгән газ килешүләрен үзгәртүне таләп итте.

Ющенко 2010 елда ни кадәр Русия газын сатып алуны илдәге икътисадый мөмкинлекләргә карап билгеләргә кирәк диде.

Элегрәк Русия премьер-министры Владимир Путин Украина премьер-министры Юлия Тимошенкога сылтау белән Киевта газ өчен
түләүдә тагын проблемалар башлана дигән иде.

Бу ел башында Русия белән Украина арасында газ өчен түләүләр турында килешә алмау сәбәпле, Украина аша Европага 2 атна чамасы газ кудырылмый торды.

XS
SM
MD
LG